Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим площадкасында праймериз үтте

Безнең өчен яна сүз праймериз ул партия эчендә алдан тавыш биру. Бу процедура безнең районда 12 май көнне башланып китте, соңгы процедура 21 май көнне Мөслим площадкасында тәмамланды. Анда ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, районыбызның кураторы Ирек Шәрипов та катнашты. Белгәнебезчә быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш...

Безнең өчен яна сүз праймериз ул партия эчендә алдан тавыш биру.

Бу процедура безнең районда 12 май көнне башланып китте, соңгы процедура 21 май көнне Мөслим площадкасында тәмамланды.

Анда ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, районыбызның кураторы Ирек Шәрипов та катнашты.

Белгәнебезчә быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шуңа күрә безнең җирле бүлек өчен сайлау кампаниясенә әзерлектә катнашу этабы мөһим һәм мәҗбүри дә булып тора. Праймеризда кандидатларның чыгышлары тыңланды. Мөслим авылындагы 10 округка 15 кандидат тәкъдим ителеп, яшерен тавыш бирү юлы белән аларның 10сы депутатка кандидат буларак сайлап алынды.

Бары тик "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә һәм җаваплылык белән фикер алыша һәм кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый.

Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу мондый масштабта, мондый күләмдә беренче тапкыр үткәрелүе дә игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев