Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәктәпләрендә Белем бәйрәме. ФОТОРЕПОРТАЖ

2021-22 уку елында район мәктәпләрендә 2 меңнән артык укучы белем алачак. Район мәктәпләренә беренче сыйныфка 235 бала килде.

1 сентябрь – Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте. Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган бәйрәмдә район башлыгы Рамил Муллин, ТР буенча медицина-социаль экспертиза бюросының баш эксперты Ригель Низамов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты. Белем көне уңаеннан тантаналы чарага Мөслим лицее старт бирде. Лицейга 1 класска 76 бала килә. Мәктәптә барлыгы 558 укучы белем ала. Район башлыгы, ТР хөкүмәте вәкиле балаларга тәбрикләүләрен җиткерде. Укучылар мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның да котлауларын кабул иттеләр. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин балаларны тырышып укырга, гыйлем алырга чакырды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә быел 502 укучы белем алачак. Шуларның 52се – 1 сыйныфлар. Укучылар “татар телле һәм Тукайлы мәктәптә” укулары белән горурлануларын белдерде. Мөслим гимназиясендә быел 320 укучы белем алачак. 1 класска килүчеләр – 59 бала. Нәни генә булсалар да, башлангыч сыйныфлар телгә оста булып чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев