Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мөхтәсибәте Түбән Камадан күпсанлы җиңүләр белән кайтты

Түбән Кама шәһәрендә җирле мөхтәсибәт тарафыннан һәр елдагыча "Әй, егетләр!" исемле спорт бәйгесе узды. Ирекле көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, дартс, аркан тартышу кебек чараларда Түбән Камадан, Казаннан, Алабугадан, Кама Аланыннан килгән мөселман ир-егетләре белән берлектә Мөслимнән дә дин кардәшләребез катнашты.

Аллаһның рәхмәте белән, алар күп кенә уңышларга да ирештеләр. Ирекле көрәш буенча 60 килограммлы үлчәү авырлыгында Гали Вәлиев - беренче урынны, ир балалар арасында 30 килограммлы үлчәү авырлыгында Габдулла Моратов өченче урынны алды. Гер күтәрү буенча Илнур Сәрвәров матур нәтиҗә күрсәтте. Бер-бер артлы ике кулда 16 килограммлы герне 239 мәртәбә чөеп, икенче урынга лаек булды. Кул көрәшендә Радик Харисов һәм Илнар Шәмсетдинов үз үлчәү авырлыкларында - беренче, Габделкәрим Моратов өченче урынны яулады. Аркан тартышуда Айнур Сәхибгәрәев, Габделкәрим Моратов, Гали Вәлиев, Айнур Батыршин, Илнур Сәрвәровтан торган безнең төркем беренчелекне бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев