Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына планлы тикшерү белән чыкты
Тикшерү вакытында Тойгелде мәктәбендә җитешсезлекләр ачыкланды.
“Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше буенча мондый тикшерүләрне даими үткәрәбез. Янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү, янгын турында хәбәр итү системасының төзексезлеге яисә автомат янгын сигнализациясе системасы булмау, шулай ук эвакуация юлларының таләпләргә җавап бирмәве, беренчел янгын сүндерү чаралары җитмәү очраклары күзәтелә. Булган кимчелекләрне төзәтү буенча предписаниеләр бирәбез”, – ди бүлек җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтүнов.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев