Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим өлкәннәрне зурлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә һәм ветераннар оешмаларының төзелүенә 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Анда районыбызда яшәүче актив ветераннар, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләрнең ветераннар советлары рәисләре катнашты. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җыелышта катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов та тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бер төркем ветераннарга, ветераннар хәрәкәтенең актив членнарына Республика ветераннар советының, муниципаль район башлыгының һәм район ветераннар советының Мактау грамоталары һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы бәйрәм концерты күрсәтте. Мәдәният йорты фойесында авыл җирлелкәрендә яшәп иҗат итүче өлкәннәребезнең кул эшләреннән төзелгән "Әниемнең алтын куллары" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев