Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөслим кырмыскасы” алга атлый

“Мөслим кырмыскасы” командасының ничек уйнаганын яңа елга чыккач күрергә мөмкин булачак. 

17 декабрь көнне башкаланың Г. Кариев исемендәге театрында “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН лигасы 2020-2021 ел сезонының 1/8 уеннары узды. Икенче этапта бөтен Россиядән ике дистәгә якын шаяннар һәм тапкырлар командалары катнашты. 
Уен өч өлештән торды. Һәр өлештә бер команда төшеп калырга тиеш иде. Кайсы команданың киләсе этапка узуын жюри уен ахырында гына хәл итте. 
– Татарча КВНда чын милли мохит хөкем сөрде, татар мәзәкләре, үзебез уйлап тапкан юмор, район йөзен чагылдырган мәзәкләр яңгырады, – ди чирекфиналга үткән “Мөслим кырмыскасы” командасы оештыручысы Рүзәл Минһаҗев. – Уңышлы чыгыш ясадык. Тамашачылар алкышларны кызганмады. Шунысын да әйтергә кирәк, тамашачыларның яртысы үзебезнең мөслимлеләр иде. Халыкка өр-яңа костюмнардан яңа биюләр, яңа чыгышлар тәкъдим иттек. Көчле, матур уен күрсәттек. 
Телевизион проектны ТНВ каналыннан һәр якшәмбедә карарга мөмкин. “Мөслим кырмыскасы” командасының ничек уйнаганын яңа елга чыккач күрергә мөмкин булачак. 
– Елдан-ел татар мәзәген яратучылар саны арта. Безнең максат – җирлегебезнең исемен күтәрү, яшәешебезне күрсәтү. Тормышның авыр мизгелләрендә безнең мәзәкләрне искә төшереп, күңелегез күтәрелсә, бу – команданың уенына иң зур бәя булачак, – ди Рүзәл Минһаҗев.

Мөнирә Арсланова.

Фото – команда архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев