Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кызлары фәнни-гамәли конференциядән дипломнар белән кайтты

"Татар теле, әдәбияты, тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип исемләнгән VIII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция кысаларында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Нуретдинова "Лингвокультурология, Татарстан тарихы һәм татар халкының рухи мәдәнияте" секциясендә I дәрәҗәдәге дипломга (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова), Мөслим лицееннан Кулшэн Гулиева "Татар әдәбиятын, фольклорын өйрәнү һәм актуаль мәсәьәләләр" секциясендә II, С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбеннән А.Косых III дәрәҗәдәге дипломга (фәнни җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Чулпан Ситдикова, Галия Латыйпова), Тат.Шуран төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Вероника Петрова "Татар телен өйрәнүдә актуаль мәсьәләләр һәм җирле диалектлар" сециясендә III дәрәҗәдәге дипломга (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева) лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев