Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кунак каршы алырга әзер

XI Бөтенроссия авыл Сабантуе быел Мөслимдә узачак. Бәйрәмдә районыбыз 3 меңнән артык кунак кабул итәр, дип көтелә.

1 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Мөслимгә килде. Васил Шәйхразиев Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Сабантуйны үткәрүдә җаваплы министрлыклар, төрле служба вәкилләре катнашты.
Кунаклар иң элек Сабантуй узачак мәйданны карадылар. Сабантуй узачак “Киләчәк” паркында соңгы ике ел эчендә бик зур эш башкарылды. 10 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр һәм 5 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, ипподром, сәүдә һәм күргәзмә мәйданчыклары һәм башка бик күп күңел ачу урыннары эшләнде. Бу эштә район халкының актив, бердәм булып катнашуын күрү сөенечле.
Җыештыру, чистарту эшләре әле бәйрәмгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген Сабантуй мәйданында үлән чабу, җыештыру эшләре бара. Республика ярдәме белән Кукмара районы “Татар ишегалды”н ясау белән мәшгуль. Биредә кунаклар авыл күренешен тамаша кыла алачак. Шунда ук күргәзмәләр, сату мәйданчыклары урын алачак. Кунаклар өчен мастер-класслар да үткәреләчәк. Сабантуй мәйданындагы агач йортлар янәшәсендә мәчет тә булачак. Дин кардәшләребезгә бәйрәм вакытында гыйбадәт кылу мөмкинлеге булачак, дигән сүз. Киңәшмәдә катнашучылар бәйрәмнең зур масштабта узасын һәм Мөслимнең кунаклар кабул итәргә әзер булуын билгеләп үттеләр.
XI Бөтенроссия авыл Сабантуена 500 делегат килүе көтелә. Кунаклардан тыш җырчылар, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре – 700ләп кеше хезмәт күрсәтәчәк. Бәйрәмне оештыручылар мәйданда бер меңләп сатучы булыр дип фаразлый.
Киңәшмә район хакимиятенең актлар залында дәвам итте. Аны Васил Шәйхразиев белән берлектә район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
– Бәйрәмне 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрү планлаштырылган иде. Эпидемиологик хәл аркасында Сабантуй 2021 елга күчерелде. Мөслим муниципаль районы, республиканың мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы көче белән бәйрәмгә әзерлек югары дәрәҗәдә алып барыла. Кунаклар Мөслимнән яхшы кәеф белән, күтәренке рухта китәргә тиеш, – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев