Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кояшы мәңге балкысын!

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез мөслимлеләргә рәхмәт хатлары юллый. 

“Хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Газетагызның исеме бигрәк матур – “Авыл утлары”! Ишеткәч тә күзләрем яшьләнде. Авыл утларыгыз беркайчан сүнмәсен! Авылларда азан яңгырасын, Мөслимне гомергә балалар тавышы бизәсен!” Редакциягә килгән соклану, ярату, рәхмәт хисләре тулы хат шулай башлана. Мондый хатлар әле тагын булыр кебек. Әлегә Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Нурания Абзалованың хатын сезгә дә тәкъдим итәбез. 
19-20 майда Мөслим районында узган Бөтенроссия фәнни-гамәли тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә катнашырга насыйп булды. Бик җылы каршы алды безне Мөслим. Мәдәният йортында, кояштай елмаеп, мәдәният хезмәткәрләре һәм туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинова каршы алдылар. Өйдәгечә, тәмләп чәй эчтек. Өстәлдә нинди генә ризык юк! Үзебезне якын туганыбызга кунакка килгән кебек хис иттек. 
Район башлыгы Рамил Муллин да бик җылы каршы алды. Аның чыгышыннан ук туган ягы өчен янып яшәве күренә. Җирлектәге социаль объектларда экскурсиядә булдык. Экскурсия вакытында автобуста чыгыш ясаган егетнең шигырь сөйләвеннән күзләр яшьләнде хәтта. Ык буйлары, Сабантуй мәйданы – барысы да әкияттәй бизәлгән. Гаҗәеп матур Җәмигъ мәчетендә, шәһәрнекеләр көнләшерлек мәктәпләрдә, туган якны өйрәнү музеенда булдык. Мөслимнең матурлыгына, төзеклегенә сокландык. Кичтән бик матур концерт карадык. Кайда гына барсак та, безне бик җылы каршы алдылар. 
Икенче көнне конференциядә катнаштык. Мин музейлар бүлегендә эшләдем. Район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә җирле телевидениегә интервью да бирдем әле. Мәктәп музеенда әлифбаны күргәч: “Мин бит – шушы “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов авылыннан”, – дигәч, укытучылар уратып алдылар. “Төркемемнән калам” дигәч, Алисә Хафизова мине үз машинасында музей ишек төбенә кадәр илтеп куйды. Мөслимдә булган бу көннәр, күңелләрдә мәңге сакланыр. 
... Тормышың гөрләп бара синең, Мөслим! Шулай булсын, син бәхетле, Мөслим! Синдә уңган-булган, сине өзелеп яратучы халкың яши. Самара делегациясе исеменнән сезгә, мөслимлеләр, барыгызга да исәнлек-саулык, ак бәхетләр телим. Көннәрегез – якты, төннәрегез тыныч булсын, алсу офыкларыгыз мәңге балкысын! Үзем дә сезне кунакка чакырам: “Әлифба” китабы авторы С.Вагыйзовның туган авылына, аның музей-йортына. 
Нурания Абзалова.
Самара өлкәсе, 
Камышлы районы, Байтуган авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев