Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим хәләл” үзәге төзелә

Узган ел җәй Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетенә якын гына урында “Мөслим хәләл” үзәге төзелеше башланган иде. Көзгә аның стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылды. Быел үзәктә иртә яздан бирле эш кайный.

– Ике катлы мәһабәт үзәктә хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет урын алачак, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конференц-зал, дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә булачак, – ди Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов. 
Төзүчеләр фасад эшләрен төгәлләп килә. Аннары эчке эшләрне башларга уйлыйлар. Бүлмәләрне бүләсе, җылылык һәм канализация системасын, су һәм электр челтәрләрен эшлисе бар. Икенче катта кухня, кулинария урнашачак. Мәҗлесләр үткәрү өчен зур зал да шунда булачак. 
“Мост” җәмгыяте эшчеләре хәләл үзәк территориясен төзекләндерүгә, юллар һәм парковка ясауга тартылган.
– Җир эшләрен иртә язда башлаган идек. Хәләл үзәк территориясенә 300ләп машина балчык кайтарылды. Бүген инде керү-чыгу юлларын, машина кую урыннарын эшлибез. Парковка 30лап машинага исәпләнгән, – ди “Мост” җәмгыяте директоры урынбасары Рөстәм Шәяхмәтов.
Оешманың өч КамАЗы аслык өчен гравий ташый. Грейдер һәм каток агрегатлары аны таратып, тигезләү-тыгызлау белән мәшгуль. Бер үк вакытта газон урыннарына туфрак кайтару да бара. 
– Заманча бик матур бина булачак ул. Мөслим мөселманнарын үзенә җыеп, туплап торучы үзәк булсын иде, – ди төзүче Айдар Салихов.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Мөслим хәләл” үзәге – әлегә республикада бердәнбер. Әллә каян балкып торучы заманча бу бина мөселманнарны җыеп, туплап торучы үзәк булыр, иншаАллаһ, ди Расыйх хәзрәт. 
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев