Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим инвестицияләр җәлеп итә

Инвестицион проектларны гамәлгә ашырып, агросәнәгать комплексын, сәнәгать предприятиеләрен үстерү планлаштырыла.

Район башлыгы Рамил Муллин белән районның со­циаль-иктисадый торышы, җирлеккә җәлеп ителгән инвестицияләр хакында сөйләштек.

– Рамил Хәмзович, җирлегебездәге районның сәнәгать потенциалын тәшкил итүче предприятиеләр эшчәнлегенә тукталыйк әле.

– 2021 ел нәтиҗәләре бу­енча территориаль продукт үсеше күләме 2,5 процент (6,9 млрд сум) булыр, дип фа­разлана. Инвестицион про­ектларны гамәлгә ашырып, агросәнәгать комплексын, сәнәгать предприятиеләрен үстерүне планлаштырабыз. Тулай территориаль продукт структурасының 58 процен­ты – авыл хуҗалыгына, 11 про­центы – сәнәгатькә, калганы эшчәнлекнең башка өлкәләренә туры килә.

Районның сәнәгать по­тенциалы нигезен түбәндәге предприятиеләр формалаш­тыра. “Агромастер” җитештерү компаниясе авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә 250 төрдән артык техни­ка җитештерелә. Компания Россиянең 45 төбәгендә дилер­лар белән хезмәттәшлек итә. “Агромастер”ның 10 мең гектар җирендә тәҗрибә эшләре алып барыла, җитештерелгән техни­ка сынала.

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы – районда бердәнбер инвестицион торак төзүче җәмгыять. Соңгы вакыт­та 10 күпфатирлы торак йорт һәм типлаштырылган проект буенча шәхси йорт төзеде.

“ФАИЗА” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, Та­тарстан һәм Башкортостанның 40тан артык торак пунктын­да халыктан һәм фермер хуҗалыкларыннан сөт җыя. Кооперативның матди базасы көн саен 60 тоннага кадәр сөт җыю һәм суыту мөмкинлеген бирә. Чимал җитештерү күләме – елына 30 тонна. Җитештерелгән продукция, Мөслим районын­нан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт, Аз­накай шәһәрләрендә дә сатыла. Бүгенге көндә сменага 50 тон­на сөт эшкәртүче һәм 5 тонна продукция җитештерүче сыр цехы төзелеше тәмамланып килә. Оешма 60 кешене эш белән тәэмин итте.

2020 елда сәнәгать җитештерүе индексы 135,1 процент тәшкил итте. Бу – республика буенча икен­че урын, дигән сүз. Районның күпчелек предприятиеләре җитештерелүче продукция күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклап калды.

– Мөслим – авыл хуҗалыгы районы һәм бу тармак – рай­он икътисадының әйдәүче тармакларының берсе. Бу өлкәдә нинди уңышларыбыз бар?

– Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм кре­стьян-фермер хуҗалыклары буенча тулай продукция 2020 елда 2 370 млн сум булды. Үсеш 36,5 процент тәшкил итте. 2020 елда ашлыкның тулай җыемы 156,4 мең тонна иде, үсеш – 16 процент. Иң югары уңыш “На­мус” агрофирмасына туры килә. Намуслылар һәр гектар­дан 40 центнер уңыш алды. Быел бөртекле культуралар 52,5 мең гектар мәйданда чәчелде. Язгы бөртекле культурның ор­лык фондын яңарту максатында район хуҗалыклары 1100 тонна югары репродукцияле орлык са­тып алды. Инвестиция күләме 10 млн сум тәшкил итте.

Соңгы елларда күпчелек хуҗалыкларның техника пар­кы тулысынча яңарды. “Август- Мөслим” агрофирмасы – 329 млн, “Туган як” агрофирмасы 50 млн сумлык югары егәрлекле техника сатып алды. “Август- Мөслим” агрофирмасы 2 млрд сумнан артык инвестиция керт­те. Компания 2400 савым сые­рына исәпләнгән роботлаш­тырылган сөтчелек комплек­сы төзи. Комплексның берен­че этабы 1200 савым сыеры­на исәпләнгән. 2020 елда авыл хуҗалыгы тармагына барлыгы 1 млрд 991 млн сум инвестиция кертелде.

– Рамил Хәмзович, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә кече һәм урта фермер хуҗалыклары нинди өлеш кертә?

– Авыл хуҗалыгы про­дукциясен җитештерүдә кече хуҗалыклар өлеше елдан-ел арта. Моңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән грантлар да ярдәм итә. 2020 елда “Эш башлаучы фер­мер” программасында катнашу өчен биш райондашыбыз гариза бирде, шуларның дүртесе грант отты. Буш терлекчелек тора­кларын фермерлар кошчылык юнәлешендә куллана.

Фермер Илгиз Зиннуров Тат. Бүләр һәм Үрәзмәт авылларын­да, буш ферма торакларын ре­монтлап, анда йомырка салу­чы тавыклар үстерә.Хәзерге ва­кытта районда 32 кошчылык мәйданчыгы эшли, тагын биш мәйданчыкта эш башлау план­лаштырыла. 1 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район кошчылары тарафыннан 900 мең тавык, 370 мең бройлер, 30 мең каз бәбкәсе, 9 млн эмбри­он сатылды.

“Чайка” фермер хуҗалыгы кошчылык продукциясен юга­ры технология нигезендә җитештерә. Фермада 20 мең кош сыйдырышлы икенче кор­пус ачылды. Ел дәвамында ха­лыкка 500 меңгә якын тавык, 120 мең бройлер, 2 миллионга якын чеби сатылды.

Фермер Рафаэль Гый­маев Михайловка авылын­да сезонына 360 мең бройлер чебигә исәпләнгән биш фер­маны, инкубатор станциясен төзекләндерде. “Гыймаев” фер­мер хуҗалыгы, сәгатенә 1500 баш кош-корт чалып, сменасына 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәте булган цех төзи. Әлеге су­гым цехы аша башка фермалар­дан китерелгән кошлар да уза­чак.

Б ү г е н р а й о н территориясендә 42 гаилә фер­масы эшли, 52 мини-ферма төзелде. Районда 5 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалыкта 6,7 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,7 мең баш сыер асра­ла. 2020 ел нәтиҗәләре буен­ча кече хуҗалыкларны үстерү күрсәткечләре рейтингында район республикада 13 урын­ны алып тора.

– Рамил Хәмзович, Татар­станда төзелеш буенча 40 про­грамма гамәлдә. Безнең район­да шуларның ничәсе тормыш­ка ашырыла?

– Быел район төзелеш буенча республика программаларының 22сендә катнаша. 2020 елда 12 мең квадрат метр торак фай­далануга кертелде. Инвести­цион торак төзүче Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы 18 фатирлы инвестицион то­рак йорт төзелешен тәмамлады. Мәдәният объектларына капи­таль ремонт программасы буен­ча Яңа Усы мәдәният йортына 9 млн 258 сумга капиталь ремонт үткәрелде. Мәгариф объектла­рына капиталь ремонт програм­масы нигезендә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенә 16 млн 643 мең сумлык ремонт ясалды. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программа­сын гамәлгә ашыру кысаларын­да тротуарлар җәю, урамнарны яктырту буенча 8,5 млн сумлык эш башкарылды. Район үзәгенең Аэропорт һәм Яңарыш микро­районнары су, газ, электр белән тәэмин ителде, юллар төзелде.

– Үзара салым да – хөкүмәт программасы, дип беләбез...

– Әйе, соңгы елларда үзара салым хисабына 240 км озын­лыкта юл ремонтланды, 58 км озынлыкта су челтәре эшләнде. Урамнарда 9700дән артык нок­тада энергия саклаучы яктырт­кычлар куелды. Әлеге програм­маны хуплап, аны тормышка ашыруда ярдәм итүче район­дашларыбызга рәхмәт!

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев