Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим егетләренең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерделәр

Хәрби хезмәткә бару бик зур әзерлек, чыныгу һәм түземлек таләп итә. Шулай булса да, соңгы елларда хезмәттән качып йөрүче, барырга теләмәүче яшьләребез юк дәрәҗәсендә, ди озак еллар район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен җитәкләгән Рушат Солтанов.

      Моңа үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, хәрби хезмәт тормышы белән таныштыру һәм аңа әзерләү максатында һәр елны хәрби өйрәнүләр көннәре үткәрелү дә ярдәм итәдер. 
       Хәрби өйрәнүләр быел да гимназия базасында узды. Өйрәнүләрнең биредә узуы юкка түгел, чөнки гимназиядә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча төрле чаралар үткәрү өчен ныклы база ясалып килә.
       Биш көн дәвамында узачак өйрәнүләрдә урта белем бирү мәктәпләреннән һәм аграр көллиятнең чыгарылыш алды курсында укучы 60ка якын егет катнаша. Егетләр Метрәй авылы янында урнашкан ату полигонында, кулларына чын автомат тотып, ату күнекмәләрендә катнаштылар. Чараны ачып, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов:
       – Хәрби хезмәт җиңел түгел. Әмма ул – матур һәм дәрәҗәле хезмәт. Сез бүген хәрби тормышның кайбер яклары белән танышасыз, аның нечкәлекләренә өйрәнәсез. Ә киләчәктә бу тормыш белән күзгә-күз очрашырга насыйп булачак. Шуңа күрә һәрвакыт төгәл, җаваплы һәм җитез булуыгыз сорала. Сез бүген үзегезнең әзерлек дәрәҗәгезне күрсәтәсез, сынатмагыз, – диде.
       Хәрби өйрәнүләр район мәгариф идарәсе, хәрби комиссариат һәм ДОСААФ оешмасы белән берлектә үткәрелә. Өйрәнүләр буенча җитәкче Айдар Шәймөхәммәтов та, егетләргә теләкләрен җиткереп:
       – Мондый өйрәнүләрне без дә үттек, әле һаман да кызыклы хәлләрне искә төшерәбез. Биш көн дәвамында хәрби тормышка якынайтылган  шартларда яшәү сезгә үз көчегезне сынап карарга ярдәм итәчәк. Әлеге сынауны уңышлы үтүегезне телим һәм киләчәктә сез илебезнең ышанычлы сакчылары булырсыз, дип ышанам, – диде.
       Яңгыр явып торуга да карамастан, егетләрнең һәрберсе чын солдатларча үз вазыйфаларын башкаруны дәвам итте.  Алар, биш көн дәвамында иртәдән алып, кичкә кадәр хәрби хезмәттәгечә яшәп, төрле спорт уеннарында, хәрби күнекмәләрдә, дистәгә якын спорт төре буенча ярышларда катнашачак. Өйрәнүләрдә катнашып, хәрби хезмәт авырлыгын үз җилкәләрендә тойган бу егетләр киләчәктә батыр солдатлар булырлар, дип ышаныйк.

       Фәридә Гайнетдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев