Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим эчке эшләр бүлеге: шәхесне бармак бите сырлары буенча билгеләргә була

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекчәләре тарафыннан ирекле дактилоскопия (бармак бите сырларына карап шәхесне билгеләү, эзләп табу ысулы) буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.

Ул "Россия Федерациясендә ирекле дактилоскопик теркәү үткәрү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының административ регламентын раслау турында"гы 696 санлы Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы (14 июль, 2012 ел) нигезендә башкарыла. Әлеге дәүләт хезмәте бары тик Россия Федерациясе гражданнарына гына күрсәтелә. Дактилоскопия буяулы һәм буяусыз ысул белән үткәрелергә мөмкин.

Ирекле дактилоскопик теркәү үткәрү буенча дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә. Дактилоскопия яшәү урыны буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлегенә язмача гариза белән мөрәҗәгать иткән көнне үк башкарыла. Мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документлар: язмача гариза яисә электрон документ рәвешендә мөрәҗәгать итү; паспорт; 14 яшькә кадәр гражданнар өчен - туу турында таныклык; гариза уллыкка (кызлыкка) алучы яисә опекун, попечитель тарафыннан тапшырылганда уллыкка (кызлыкка) яисә опекага алуны, попечитель булуны раслаучы документ.

Ирекле дактилоскопик теркәү ни өчен кирәк?

Ирекле дактилоскопик теркәү үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат хәбәрсез югалган гражданнарны эзләү, шәхесне раслаучы документлары булмаган, хәтерен җуйган зыян күрүченең шәхесен раслау, сәламәтлеге яисә яше буенча үзе турында мәгълүмат бирә алмаган гражданның шәхесен билгеләү, билгесез мәетнең шәхесен билгеләү, гражданның (мәсәлән, янгын, су басу яисә башка сәбәпләр белән шәхесен раслаучы документларын югалткан) шәхесен раслау өчен файдаланылырга мөмкин.

Шәхси сак эшчәнлегенә лицензия алуга дәгъва кылучы яисә корал саклау, йөртү яисә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы гражданнар дактилоскопик теркәүне мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш. Ирекле дактилоскопик теркәү мәҗбүри дәүләт дактилоскопик теркәвен алыштырмый. Алда санап үтелгән затларга дактилоскопик теркәү үтү өчен яшәү урыны яисә сак предприятиесе урнашу урыны буенча лицензия-рөхсәт итү эше подразделениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Документларны алу яисә дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр булмаган очракта гаризаларны теркәү өчен җпаваплы зат талон тутыра. Талон ике өлештән тора: талон-корешок һәм талон-раслау. Гариза бирүче талон-раслау алган өчен талон-корешокта кул куя, талон-раслауны алуның көнен һәм сәгатен күрсәтә. Талон-корешоклар район эчке эшләр бүлегендә кала.

Дактилоскопик теркәү үтү турында белешмә алырга була. Гражданның язмача гаризасы нигезендә дактилоскопик мәгълүмат юкка чыгарылырга мөмкин.

Әлеге дәүләт хезмәтен алу турындагы гаризаны электрон рәвештә (www.gosuslugi.ru) биреп була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайты: www.mvd.ru

Район эчке эшләр бүлегендә ирекле дактилоскопик теркәү буенча дәүләт хезмәтен эксперт-криминалистика төркеме бүлеге җитәкчесе Рунар Ханнанов күрсәтә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев