Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары - 2017": нәтиҗә һәм киләчәккә планнар

Айдан артык "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган интеллектуаль уеннар гөрләде. Бу елгы 6нчы сезонның 4 ярымфиналында 16 команда көч алышты.

Авыл җирлекләрендәге яшьләр активлашу сөендерә. Узган елны үзләрен сынаган Иске Карамалы, Мәллә- Тамак, Баланлы авыл җирлекләре эрудитлары янына бу елны Михайловка, Яңа Усы, Рус Шуган, Метрәй, Вәрәш - Баш авылы командалары да өстәлде. Эрудитларны төрле яклап, төрле темалар, истәлекле даталар аша сынадык. Ә ярышларның иң кызуы - Финал уенында булды әлбәттә. Акыл бәйгесендә көч алышырга 4 ярымфиналда җиңү яулаган Мәллә - Тамак авылыннан "Кәеф", мәдәният бүлегеннән "М.А.К", яшь тренерларның "Спорт мәктәбе" һәм Вәрәш-Баш авылыннан "Алтын запас" командалары килде.

Бу елгы сезонга бераз заманча төсмер кертү интеллектуаллар күңеленә хуш килде. Турлар тагын да кызыклы, күңеллерәк оештырылуы хакында бәян итә алар. Җанатарлар болай да күңелле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Жюри председателе, Татарстан халыклары ассамблеясенең вәкаләтле вәкиле Рушат Солтанов яшьләрнең интеллектуаль потенциалын югары бәяләде, бу уеннар район яшьләрен берләштерә, алга таба да традицияне югалтмаска өндәде. Барлык сынаулар буенча компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 4 урын ияләре "Кәеф" командасы, 3 урында "Мөслимнең иң акыллы кешеләре - М.А.К", көмеш медальне Вәрәшбашлылар яулады . Иң югары балл ияләре һәм "Мөслим даһилары" исеменә "Спорт мәктәбе" командасы лаек дип табылды! Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче өчлекне яулаган командалар тарихи ядъкәр - Свияжск шәһәренә экскурсиягә юллама белән бүләкләнде. Интеллектуалларыбызны барлау эшен алга таба да дәвам итеп, ачык һавада "Могҗизалар кыры" уены бу җәйдә дә дәвам итәр дип ышандырып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев