Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары» интеллектуаль-уенының өченче ярымфиналы узды (+Фотолар)

29 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының өченче ярымфиналын үткәрделәр.

Өченче уенда Метрәй авыл җирлегеннән “Без бергә, гел бердә!” командасы, Мәллә авыл җирлегендә эшләүче яшьләрнең "Кәеф" командасы, Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе - "Ак Барс" командасы һәм Мөслим үзәк хастаханәсенең “Ак чәчәкләр” командасы көч сынашты. 4 нче урында Мәллә авыл җирлеге, 3нче урында Район үзәк хастаханәсе, 2 нче урында Метрәй авыл җирелеге, ә инде 1 нче урынны Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән "Ак Барс" командасы алды һәм финалга чыкты. Финал 5 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә узачак. 

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев