Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим Булатны көтә

Мөслимнән Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар тәүфыйклы балалар үстерде. Өлкәннәре инде үз гаиләләре белән яши.

Кече уллары Булат бүгенге көндә хәрби хезмәт үтә. Ул да әти-әнисенең горурлыгы. Моны күптән түгел Булат хезмәт иткән частьтән Солтановлар адресына юлланган Рәхмәт хаты да дәлилли. Хатта мондый юллар бар: “Сезнең улыгыз Булат Солтанов үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Ул, сабырлык, һөнәри һәм хәрби осталык күрсәтеп, хәрби бурычын үрнәк башкара. Хезмәт үтү чорында улыгыз физик һәм рухи яктан да ныгыды, хәрби хезмәт өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерде, оста белгеч булды. Булат тапшырылган эшне югары җаваплылык белән башкара, максатка ирешү өчен бар тырышлыгын куя. Шул сыйфатлары белән иптәшләре һәм командирлары арасында хөрмәт казанды. 
Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез аның белән хаклы рәвештә горурлана аласыз”. 
Булатка тагы да югарырак уңышларга ирешүен, хезмәтен тәмамлап, туган ягына исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. 

Фото – Солтановларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев