Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим биологы

Айгөл Фәхертдинова гимназиянең 11 классында укый. Республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында ел саен беренче урынны яулый ул. Биология, биосфера, экология дөньясына башы-аягы белән чумган кызның фоторәсеме – районның Мактау тактасында. Һәрьяклап та булган, уңган Айгөлнең көндәлегендә дә “5”ледән башка билге юк.

– Айгөл – иң сәләтле укучыларымның берсе. Биология фәнен аеруча үҗәтлек белән үзләштерә. Җәй айларында да Айгөл белән гел бергә без: Нарат Асты урманыннан кайтып кермибез. Зур кәрзингә гади булмаган гөмбәләр, мүк, башка үсемлекләр җыеп, аларны өйрәнәбез, тәҗрибәләр үткәрәбез. Ульяновск шәһәрендә биология буенча уздырылган олимпиадада катнашуы да район өчен зур мәртәбә булды. Татарстаннан биш кешелек команда составында Айгөлебезнең булуына бик куандык. Ул – гимназиянең генә түгел, районыбыз горурлыгы! – ди укытучысы Ләйсән Бариева.
Айгөл,     бөтен-россия укучылар олим-пиадасының регионара этабы җиңүчесе буларак, һәр җәйдә Казандагы “Биосфера” сәләтле балалар лагеренда танылган профессорлар, белгечләрдән белем алып, ял итеп кайта.
– Узган җәйдә әлеге лагерьда республиканың төрле районнарыннан 75 бала ял итте. Лагерьның максаты – сәләтле балаларны бергә туплап, аларның белемнәрен арттыру, үзара тәҗрибә уртаклашу. Узган елгы сменада сигез фәннән теоретик һәм практик дәресләр алдык. Күп кенә үсемлекләрне, кошларны һәм туфракны танырга өйрәнеп кайттык, – ди Айгөл Фәхертдинова.
“Биосфера”да Айгөл инде дүрт мәртәбә булган.
– Кызыбыз 5 класстан бирле Яр Чаллы, Казан, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә, фән бәйгеләрендә чыгыш ясады. Барысының да нәтиҗәләре куанычлы булды. Терентьев исемендәге XXI Идел буе фәнни-экологик конференциядә призер булганнан соң, Айгөл тагын да үҗәтләнеп укырга тотынды. Әлеге конференциядә Айгөл укытучысы Ләйсән Фәһемовна белән гади булмаган проект тәкъдим иттеләр. Нарат Асты урманыннан тапкан уникаль гөмбәләр турында иде проект эше. Әлеге гөмбәләрнең бары Мөслимдә генә булуы да ачыкланган. Алдагы уку елларында да Айгөл өч ел рәттән биологиядән, экологиядән һәм рус әдәбиятыннан бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабы призеры булды, – ди әнисе Ләйсән.
Биология фәненә кызыксыну уяткан укытучысы, остазы Ләйсән Бариева белән кулга-кул тотынып эшли Айгөл. Гидробиология белән кызыксынуы исә “Биосфера” лагеренда “уянган”. Быел Айгөл 11 классны тәмамлый. Максаты – Казан дәүләт медицина университетына укырга керү. 6-7 классларда укыганда ук укытучы булырга хыялланган кыз киләчәктә авыруларга яшәү өмете бирү, аларны дәвалау турында уйлый. Өмет-хыяллары чынга ашсын!

Лилия Шәймиева.
Фото – Айгөл Фәхертдинованың гаилә альбомыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев