Мөслим бабай варислары
Галим бабайның абыйсы – үрәтник Хафиз Ибраһимов нәселе – миңа өченче буын кардәшем Закиров Илгиз Гариф улы да Мөслим урта мәктәбендә математика укытты. Күпкә яшьрәк булса да, аның белән дә байтак еллар бергә эшләдек.
(Дәвамы. Башы 3, 10, 17 февраль, 3, 10, 17 март саннарында).
ҮРӘТНИК ХАФИЗ ОНЫГЫ
Галим бабайның абыйсы – үрәтник Хафиз Ибраһимов нәселе – миңа өченче буын кардәшем Закиров Илгиз Гариф улы да Мөслим урта мәктәбендә математика укытты. Күпкә яшьрәк булса да, аның белән дә байтак еллар бергә эшләдек.
Туганлык хисләре өстенлек алгангамы, мин аның чын ирләргә хас тәрбиялелегенә, зыялылыгына, тотнаклылыгына, сабырлыгына, кирәк вакытта таләпчәнлегенә соклана, куана идем!
Илгиз Закиров озак еллар мәктәптә завуч вазыйфасын башкарды, аны укучылар да, коллегалары да ихтирам итте. Югары гражданлык, җаваплылык хисе тоеп укыткан педагогның хезмәтен хөрмәтләп, аңа “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” дигән исем бирелде. Район мәгариф бүлеге, республика мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. “СССРның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бүгенге көндә Илгиз Гарипович лаеклы ялда.
“АКСАКАЛ”
Безнең буыннан Мөслим ыруының ике “аксакалы” – Өлфәт Хәкимов һәм мин – Роза Хәбибуллина Мөслимдә гомер итәбез. Икебез дә олыгайдык: Өлфәт – 89да, мин – 86 яшьтә. Өлфәт гомер буе Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында шофер булып эшләде, баһадирдай өч ул һәм бер кыз үстерделәр. Галим нәселенең ныклыгын алган Өлфәт әле дә машина йөртә иде, коронавирустан да җиңел генә исән калды. Гомер буе бер урында хезмәт кую кешенең тәртипле, тырыш, намуслы булуы турында сөйли! Ул коллективта ихтирам казанды, зур бүләкләргә лаек булды. Сугыш вакытында ун яшеннән колхозда эшли башлаган туганым юбилей медальләре, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде. Хәзерге көндә дә эшләгән оешмасы белән арасын өзми: хезмәттәшләре ветеран абыйларын зур хөрмәт белән бәйрәмнәргә чакыралар, бүләклиләр.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Үзем, Алабугада институт тәмамлап, гомерем буе Мөслим урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирдем. Хезмәтемне югары бәяләп, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирделәр. Татарстан Мәгариф министры, СССР Мәгариф министрларының, СССР Фәннәр Академиясенең, Татарстан Комсомол обкомының, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләндем. “Укытучы-методист” дигән исемгә лаек булдым, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләндем.
Пенсиягә чыккач, минем белән метаморфоза – хикмәтле үзгәреш, бөтенләй башка тормыш башланды. Биш ел район үзәк хастаханәсендә китапханәче булып эшләдем. Менә шул вакытта яза башладым. Язган әсәрләрем киштәдә бик озак ятканнан соң, бар кыюлыгымны җыеп, кулъязмаларымны халык язучы Фоат Садриевка бирдем. Ул әсәрләремне “Казан утлары” журналына илтеп тапшырды. 2003 елда “Яшьлегем серләре” дигән беренче повестем басылып чыкты. Бу минем өчен зур шатлык булды! 2004 елда шул ук журналда “Миләш елы” повестем дөнья күрде. Журнал редакторы, якташыбыз Флүс Латыйфи әсәрләремә югары бәя бирде. Шулай итеп, якташларыбыз Флүс Латыйфи һәм Фоат Садриев әсәрләремә юл ачты! Фоат Садриев әсәрләремнең тәнкыйтьчесе, редакторы булды, киңәшләр бирде.
Уңышлар тагын да илһамландырды, дәртләнеп бик тыгыз эшләдем. “Калморза”, “Яшьлегем серләре”, “Верность долгу” дигән китапларым басылып чыкты, соңгысы район медицинасы тарихы булып, мәрхүм ирем Ильяс Габдулла улы Хәбибуллин белән соавторлыкта язылды.
2011 елда Татарстан китап нәшрияты “Миләш елы” исемле китабымны чыгарды. 2013 елда – 79 яшем тулырга берничә ай кала Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Безнең мирас” журналларында, “Рухият” нәшрияты чыгарган җыентыкларда повестьләрем, очеркларым, хикәяләрем басылды. Сигез китабым дөнья күрде. Шулардан “Мулла килене” дигән китабым 2015 елда конкурста җиңеп, “Ел китабы” дип игълан ителде һәм беренче дәрәҗәдәге диплом һәм премия белән бүләкләнде.
2014 елда татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтем өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия белән бүләкләндем.
2018 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем һәм медаль белән бүләкләндем.
Олы яшьтә булсам да, шөкер, әле һаман эшлим. 2019 елда “Мәйдан” журналында ике повестем басылып чыкты. 2020 елда “Рухият” нәшриятында “Сиңа дигән җырым” исемле китабым дөнья күрде.
Раббыбыз биргән гомеремне, хезмәтемне, әсәрләремне халкыма багышлап яшәвемә шөкер итәм!
***
Безнең шәҗәрә Муса бабайдан башлана: Муса – Мөслим – Абдий – Габделваһап – Габделгази – Ибраһим – Мөхәммәтгалим – Шакир. Шәҗәрәбездә мин – тугызынчы буын. Оныкчыкларым – уникенче буын хасил итә. Авылыбыз нигезләнүгә – 320 ел. Районыбызның һәр авылында Мөслим нәселе таралган! Бик күп авыллардан: Шураннан, Симәктән, Торыштан, Иске Чакмактан һәм башка авыллардан – бик күп җирләрдән безнең чибәр кызларыбызны ярәшеп алып киткәннәр. Кайда, кем булып хезмәт куйсалар да, Мөслим бабай оныклары нәселгә кызыллык китермиләр. Ринат Хәкимов – нефтьче-бораулаучы. Төмәнгә үк барып эшли; Аяз Нурмөхәммәтов – “Энергосбыт” оешмасында инженер; Камил Хәлиуллин – район үзәк хастаханәсендә табиб-терапевт; Эдуард Закиров – район судында администратор. Эшмәкәр Рөстәм Хәкимов гаиләсендә 2020 елда Мөслимнең унынчы буыны Зифа туды! Бәхетле бала булсын!
КЕМНӘР АКЫЛЛЫ?
Бер профессор ханымның “Дөньяда акыллы кешеләр күп түгел, егерме процент чамасы. Тикшерүләргә караганда, югары белемле кешеләр арасында акыллы кешеләр күбрәк” дигән фикере мине гаҗәпкә калдырды. Акыл белән белемне бутамый микән профессор ханым? Әнә, Рәсәй думасында барысы да югары белемледер: никадәр акылсыз законнар чыгарып утыралар!.. Шаклар катарлык! Элек, безнең бабаларыбыз яшәгәндә, акыллы кешеләр күбрәк булган, дип уйлыйм. Ничә гасыр шул буыннар калдырган тәртипне, мирасны сакларга тырышып яшибез! Олыны – олы, кечене – кече, ата-ананы, өлкәннәрне ихтирам иткәннәр, күрше хакын хаклаганнар; кеше рәнҗетүдән сакланганнар, үз көчләре белән эшләп тапкан хәләл малга яшәгәннәр. Иң әһәмиятлесе – гаиләдә тәртип булган, ир белән хатын килешеп яшәгәннәр, балалар пар канат астында тәртипле булып үскән. Киләчәк буыннарга шушы кыйммәтләрне васыять итеп, мирас итеп калдырганнар. Бик кызганыч, хәзерге көндә бу кыйммәтләрнең бәясе югала, дөньяда бәгырьсез, имансыз, кешелексез затлар күбәя бара. Соломон патша болай дигән: “Во многом мудрости – много печали”. Дөньяда белем, фән, прогресс үскән саен, тормыш яхшыра, яшәү җиңеләя, ләкин ул ачышлар, үзгәрешләр кешене һәлакәткә илтә дип аңлата галимнәр.
Шуңадыр инде, хәзер күпләр заман ахырыннан куркып яши.
Куркырга кирәк түгел, безнең татар халкының нигезе ныклы, үзебездән тора: бабайлар калдырган мирасны – рухи кыйммәтләрне сакларга, нәфесне тыярга, ата-бабалар яшәгән җирнең кадерен белергә кирәк! Чөнки ул – безнең бердәнбер Ватаныбыз, безнең бәхет – шушы җирдә, шушы туфракта!
БЕЗ – МӨСЛИМЛЕЛӘР
Авылыбызның бүгенге тарихын яңа буын төзи. Эшләре уң, максатлары изге булсын дип телик! Мөслимебез елдан-ел матурая, төзекләнә, ямьләнә! Татарстанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә иң төзек, кешегә яшәргә иң уңайлы авыл дигән данлыклы исем алдык! Бу – халкыбызның тырышлыгы, эшчәнлеге нәтиҗәсе! Алар арасында Мөслим бабай варислары бик күп. Мөслимлеләр киләчәктә дә сынатмаслар, Туган җиребезгә, халкыбызга тугры хезмәт итәрләр, зур җиңүләргә ирешерләр. Иншаллаh, киләчәгебез имин булсын!
Роза Хәбибуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев