Мөслим бабай варислары
Екатерина Икенче Россиядә реформалар үткәрсә дә, крестяннарның хәле җиңеләймәгән, киресенчә, патшабикә үзенең сөяркәләренә меңнәрчә крепостнойларны бүләккә өләшкән. Ул вакыттагы дворян-помещикларның биләмәләрендә крестьяннар кол хәлендә булган.
Изелгән халыкның нәфрәте Степан Разин, соңрак Емельян Пугачев восстаниеләренә сәбәп була.
Безнең бабайларның да тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар рус крестьяннары кебек крепостной булмаганнар, “государственные ясашные тептери” дип аталганнар, алар өстеннән алпавытлар булмаган, үзләре өчен иген игеп, мал асрап, хөкүмәткә ясак (налог) түләп яшәгәннәр. Авылдагы эшләрне мир җыены – община хәл иткән. Менә шуңа безнең бабайларда коллык психологиясе булмаган, хөр күңелле, горур булганнар дип уйлыйм.
Мөслим улы Абдий
Безнең нәсел Мөслимнең кече улы Абдий бабай белән Фатыйма әбидән тармакланган, без – шул канаттан. Бабаларыбыз таза, ныклы, озын гомерле булган. Мөслим бабай 78 яшькә җиткән. Авылда халык арасында Мөслимнекеләр ышанычлы саналган. Олы улы Мөэминне, еллар үткәч, оныкчыгы Габделмәҗитне старшина итеп куйганнар. Алар халык санын алган елларда җитәкче команда башында булганнар дип аңладым.
Гаиләләр зур, ишле булган. Мөслим бабайның уллары икәү булган, ә оныклары унсигез, шуларның унысы – малай! (Болар ике улыныкы гына, Мәскәүдән килгән документларда кыз балалары күрсәтелмәгән). Тормышлары әйбәт булгандыр. Мөслимнең оныкчыгы – Абдий бабайның оныгы Габделгазинең ике хатыны, тугыз баласы булган. 1788 елда ике хатыны да бәби – Балхис исемле кыз, Әбүбәкер исемле малай алып кайткан! Мондый хәл бер буын аша тагын кабатланган: әткәйнең бабасы Ибраһимның да ике хатынга тугыз баласы үскән. Шул балалар арасында минем әткәйнең әтисе Галим бабам һәм аның абыйсы – авыл тарихына кереп калган Хафиз булган.
Үрәтник Хафиз
Хафиз белән Галим бабамнарның әтиләре бер, аналары башка. Хафиз – беренче хатыннан, Галим – яшь хатыннан. Хафиз 1834 елда туган, энесе белән аралары – уналты яшь. Хафиз көчле ихтыярлы, төпле акыллы, заманы өчен белемле кеше, авылда халык арасында дәрәҗәсе зур булган. “Үрәтник Хафиз” дип йөрткәннәр аны. 1878-1917 елларда Россиядә урядник – уезд полициясендә кече офицер чины (хәзергечә участковый). Хафиз Ибраһимов күп еллар авылда урядник вазыйфасын башкарган. Тыныч холыклы, сабыр кеше, юк-барга халыкка җәбер-золым салмаган, авылдашлары аның янына киңәшкә килә торган булган. Хафиз хатыны Сәрбихирамны бик ихтирам итеп яшәгән. Эш буенча Минзәлә өязенә барганда, киенеп-ясанып, ак шәлен ябынып, яхшы тарантасларга утырып, Сәрбихирам да бара торган булган. Аларның ике уллары, өч кызлары туган. Йортлары хәзерге Мәҗит Гафури урамының Ык буе очында булган. Әткәй һәм туганнары әтиләренең Хафиз абыйсын “дүрәтәй” дип атап йөргәннәр.
Әткәйләрнең, инде барысы да олыгаеп беткән чорда, бергә җыелгач, Хафиз дүрәтәйләрен искә алып, аның белән горурланып, бер вакыйганы сөйләгәннәре исемдә.
Берчак Хафиз урядник янына авылдашы зарланып килгән.
– Әхмәтхафиз, ул Галим энеңә бер-бер чара күр: көпә-көндез кеше таптатып җөри!
– Кемне таптаткан?
– Күзенә ак-кара күренмәй, минем өскә айгыры белән килеп менде!
Энесенең айгыры белән җенләнгәнен белгәнгә, бераз эндәшми тора. Кеше таптаткан өчен җәза тиеш билгеле, тик энесен халык алдында рисвай итәсе килми.
– Каюм абзый, атның акылы юк бит, син акылың бар килеш, нишләп ат астына барып кердең?! Ярый әле имгәнмәгәнсең, үз аягың белән килгәнсең. Каюм абзый, яңадан сак бул, карап йөр! Килеп әйтүеңә рәхмәт. Энем белән бу турыда ныклап сөйләшермен, – дигән Хафиз.
Үрәтник, энесе белән аерым гына сөйләшеп, кирәген биргән!
Әткәйләр, абыйлар, дүрәтәйләренең оста дипломатиясенә сокланып, көлеп, үткәннәрне сагынып сөйләделәр шул чакта...
ГАЛИМ БАБАЙ
Еллар аермасы буенча иң якын бабам – әткәйнең әтисе Галим. Мулла кушкан исеме – Мөхәммәтгалим. Миңа аны да, әбиемне дә күрергә насыйп булмады. Кияүгә чыкканчы мин, Галимова булып, аның исемен яратып йөрттем.
Галим бабай 1850 елда туган. Мөслим нәселенә хас сыйфатларның иң кыйммәтлеләре аның килеш-килбәтендә дә, акыл-фигылендә дә кабатланган. Ул өлкән буыннардан ныклы сәламәтлек, көч, гайрәт алган. Яшь чагында, замандаш дуслары белән сүз ярыштырып, бия астына кереп, ат күтәргән. Ул Баланлы авылыннан Галләм кызы Сәгыйдәгә өйләнгән. Әбием баhадир иренә ике кыз, биш малай бүләк иткән.
Галим бабай ярлы булмаган. Аларның эре бүрәнәләрдән салынган зур йортлары биек түшәмле, ике ишекле, такта түбәле, киң биек баскычлы иде. Күп тәрәзәле зур өй һәрчак якты булды. “Доң-доң” килеп суга торган швейцария сәгатьләре да бар иде.
Галим бабай уллары белән иген игеп, мал асрап дөнья көткән. Эшче куллар җитәрлек булса да, җире бик аз – әтисеннән калган ярты “душ”, тагын бер “душ” үзенеке. Җиде баланың берсенә дә җир бирелмәгән, чөнки барысы да ревизиядән соң туганнар. Шуңа күрә бабай сату иткән: калач пешереп, Акай күле базарына йөргән. Галим калачлары Мөслимдә дә, күрше-тирә авылларда да дан тоткан.
(Дәвамы бар).
Роза Хәбибуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев