Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим бабай варислары

Ул мине ничек табуын сөйләп бирде. 2019 елда Мәскәүдә “Чыңгыз Айтматов укулары” дигән симпозиум үткән. Татарстан делегациясендә Казаннан галимә, әдәбият тәнкыйтьчесе профессор Дания Заһидуллина, Кукмарадан музей директоры Ләбүдә Насыйрова һәм башкалар булган.

(Дәвамы. Башы 3 февраль санында). 
– Миңа да шушы көннәрдә генә Мәскәүдән Мөслим бабай шәҗәрәсе килде! Сөенечтән еладым, бер атна йоклый алмадым! – диде кардәшем. 
– Шәҗәрәдә Мөслим бабай бармы?! 
– Бар, бар! 
Ул мине ничек табуын сөйләп бирде. 2019 елда Мәскәүдә “Чыңгыз Айтматов укулары” дигән симпозиум үткән. Татарстан делегациясендә Казаннан галимә, әдәбият тәнкыйтьчесе профессор Дания Заһидуллина, Кукмарадан музей директоры Ләбүдә Насыйрова һәм башкалар булган. Ләбүдә кунакханәгә Дания Фатыйховна белән урнашкан. Дания Фатыйховнаның Мөслим кызы икәнен белгән Ләбүдә ханым, дулкынланып: 
– Минем фамилиям Мөслими булырга тиеш! – дип куя. 
– Ничек Мөслими? – дип кызыксына Дания Фатыйховна. 
– Безнең нәсел сезнең район үзәгенә нигез салган Мөслим бабайдан башлана. Хәзерге вакытта Мөслимдә яшәүче безнең нәселдән булган кешене белмисезме? 
– Мин әйтә алмыйм. Сезгә моны белергә тиеш кешенең телефонын бирә алам! 
Шулай итеп, хөрмәтле якташым, авылдашым – икебез дә Мөслим районы Әмәкәй авылында туып, шифалы суларын эчкән Дания Фатыйховна Заһидуллина һәм каләмдәшем, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов ярдәмендә Ләбүдә мине эзләп тапты! 
Ләбүдәләр – Ижау ягы тармагыннан. Ул инде нәсел дәвамчыларының дүрт йөзгә якынын җыеп теркәгән. 
Кардәшемнең шундый мәртәбәле халыкара әдәби симпозиумда катнашуының сәбәбен дә белдем. Ул кыргызның танылган язучысы Чыңгыз Айтматовның (ул – чыгышы белән ярымтатар, язучының әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматованың әтисе Кукмара районының Мәчкәрә авылында туган) нәсел шәҗәрәсен төзегән. Аны Чыңгыз Айтматовның туган иле Кыргызстанга җибәргән булган. 
Туганымны юбилей кичәмә чакырдым. Ул улы һәм кызы белән, зур бүләкләр белән килеп төште! Бүләкләрнең иң кадерлесе Мөслим бабай шәҗәрәсе иде. 
МӨСЛИМ БАБАЙ 
Мөслим бабай 1669 елда Иске Вәрәштә туган. Әтисе Муса исемле булган. Мөслимнең ике улы: өлкәне Мөэмин – 1669 елда, кечесе Абдий 1705 елда туган. Мөслим авылына чама белән 1700 елларда нигез салынган. Бездә Мөслим бабай турында бабайларыбыз сөйләп калдырган риваять саклана. 
Бер бик матур җәйге көндә Мөслим Иске Вәрәштән Ык аръягындагы болынга чыккан. Искитмәле куе печән өлгергән булган. Шул печәнлекне карап йөргәндә ике урысны очраткан. Тегеләр үзара сөйләшәләр икән: 
– Менә монда килеп урнашсаң, ничек шәп булачак: җире кара туфраклы, балык тотыйм дисәң, елгасы нинди мул сулы! 
Урысларның сөйләшүеннән аларның авыл өчен урын сайлаганнарын аңлаган. Мөслим, моны ишеткәч, кайтып киткән дә, тегеләр килеп утырганчы, Ыкның икенче ягына төн эчендә бер бура чыгарып куйган! Ныклы, егәрле кеше булган безнең бабай, матурлыкны да аңлаган: оҗмахка тиң җирне ятларга бирмәс өчен төн йокламыйча бура күтәргән! Шулай итеп ул безгә кояшлы Ык буенда авылга нигез салган. 
КАЗАН ТАТАРЛАРЫ 
Архивтан килгән документлар күрсәткәнчә, алар бик күптән, Явыз Иван чукындыруыннан, эзәрлекләүдән качып килгәннәр. 
Менә ул документ (текстта язылганча бирелә): 
“Ревизская скаска 1811го года Сентября 12 дня Оренбургской губернии Мензелинского уезда 5-ой команды Тептерского старшины абдулмязита абдрешитова деревни Муслюмовой Осостоящих Мужеска пола тептерях И бобылях Вообщине Жительствующих Съясашными Татарами Казанъ Азиновской волости”. 
Димәк, безнең бабайлар, Казан ханлыгы яулап алынгач, уналтынчы гасырның икенче яртысында (ихтимал, азагында) Иске Вәрәш авылына килеп урнашканар. Иске Вәрәш бик күптән, борынгы гасырлардан ук нигезләнмәде микән, чөнки зиратларында мең дүрт йөзенче елда куелган кабер ташы булган дип ишеттем. 
Мөслим бабай һәм аның токымнары яшәгән дәверләр белән кызыксынып, тарихка мөрәҗәгать иттем: нидән гыйбарәт булды икән Рәсәйдә тормыш, җәмгыять, социаль-политик хәлләр? 
Мөслим бабай яшәгән чорда Россия тәхетендә Романовлар нәселеннән Алексей Михайлович утырган. Крестьяннарны беркая да җибәрмәслек итеп җиргә беркеткән. Ләкин крестьяннар ул вакытта әле крепостной булмаганнар, азат булганнар. Әтисеннән соң тәхеткә килгән Петр Беренче рус дәүләтен көчле империя дәрәҗәсенә күтәргән. Әмма бу үзгәрешләр гади халыкның “өч кат тиресен тунау” бәрабәренә эшләнгән. Петр үткәргән реформалар буенча крестьяннар алпавытларга беркетелгән, алпавытлар колларын сатарга, каторгага сөрергә, солдатка бирергә хокуклы булган. 
(Дәвамы бар). 
Роза Хәбибуллина, 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев