Мөселман яшьләре спортта осталыгын күрсәтте
29 март көнне Мөслимдә ТР Көньяк-көнчыгыш районнары мөселман яшьләренең III спартакиадасы узды. Ярышларда барлыгы 11 районнан 200дән артык спорт сөюче катнашты.
Яшьләр волейбол, өстәл теннисы, йөзү, канат тарту кебек ярышларда көч сынашты. Нәтиҗәдә, 1 урынга - Сарман, 2 урынга - Әлмәт, 3 урынга - Кама Аланы, 4 урынга - Мөслим, 5 урынга - Актаныш районы командалары чыкты. Җиңүчеләргә ТР Диния нәзарәтенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев