Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада узды (+ФОТОЛАР)

Анда республиканың 15 районыннан 300 дән артык мөселман-спортчы катнашты.

Мөслимнең универсаль спорт залында республика мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада үтте. Анда республиканың 15 районыннан 300 дән артык мөселман-спортчы катнашты. Спорт уеннарын ачу тантанасын Мөслим районы имам мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам хатибы Габделкәрим хәзрәт башкарды. Мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде.
Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, канат тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем кәнәгать калды. 
Һәр җиңүчегә, Мөслим иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев