Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәрхәмәтлелеккә урын бармы?

17 февральдә көтмәгәндә игелек, мәрхәмәтлелек кылу көне билгеләп үтелә. Бүген мәрхәмәтлелеккә урын бармы? Сезнең өчен игелек кылу нәрсә ул? Шушы сораулар белән респондентларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Оксана, 36 яшь:
– Ата-ананың дөньяга карашы, мөнәсәбәте балада чагыла. Әти-әнисенең гамәлләрен бала күреп үсә һәм үзенә үрнәк итеп ала. Хәзер туганнары белән дә аралашмаучылар күп, якынлык җитми. Мәрхәмәтлелек ул – дусларыңа, туганнарыңа терәк булу, ярдәм итү. Ялгыз яшәүче картлар бар. Кар басып, өеннән чыга алмаучылар да юк түгелдер. Аларның хәлен белешү, карын чистартып, сукмак салу да мәрхәмәтлелеккә керә. Ризык әзерләгәч, аннан өлкәннәргә өлеш чыгару да – игелеклелек. 
Динар, 24 яшь:
– Өлкәннәргә булышу, бәлки, әти-әниеңә ярдәм итү дип аңлыйм игелек кылуны. Игелекле, мәрхәмәтле кешеләр хәзер азрак кебек, халык кыргыйлана димме?! Шулай да кешелекле затлар бар әле. Мәрхәмәтле булырга кирәк! Бүген син кемгәдер булышасың, иртәгә алар сиңа ярдәм кулы суза. Игелек һәрвакыт игелек булып кайта.
Әминә, 33 яшь:
– Әни безне таш белән атканга да аш белән җавап кайтарырга өйрәтеп үстерде. Гомерем буе шулай яшәдем дә! Балаларыма тәрбия биргәндә әни юлын сайлыйм микән, әллә “сиңа нинди мөнәсәбәттә булсалар, син дә аларга шулай җавап бир” дип тәрбияләргәме, дип уйланам. Чөнки миңа тормышта бик авыр булды. Шулай да яхшылыкның үзеңә кире кайтуына ышанам! Тормыш бит ул бумеранг кебек.
Алсу, 40 яшь:
– Мәрхәмәтле булырга кирәк! Бүгенге авыр заманда бигрәк тә. Җылы сүздән дә күңел күтәрелә. Өлкән кешенең юктан да күңеле була. Кечкенә генә бер мисал. Кибет ишек төбендә утырган әбигә: “Чирлисезме әллә? Ярдәм кирәкмиме?” – дигән идем: “Рәхмәт, балам! Арып кына киттем”, – ди. Аның хәлен белүдән үземә дә рәхәт булып китте. 
Римма, 47 яшь:
– Кешеләрне ярата белергә кирәк! Сиңа начарлык эшләгән кешегә дә яхшылык белән җавап бирү мөһим. Бәлки ул начарлык эшләгәнен уйлап, аңлап та җиткермәгәндер. “Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә йомшаклык бирсен!” – дип дога кылам. Мин хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлим. Клиентларның һәркайсы белән ягымлы булырга тырышам. Минем янымнан елмаеп, тынычланып чыксыннар, дим. Төрле кеше бар бит, кайберәүләр документ тутырырга да куркып тора. Андыйларга ипләп кенә аңлатам, булышам. Ягымлы караш, җылы сүз дә – игелек!
Рәшит, 50 яшь:
– Игелеккә һәрвакыт урын бар! Мәрхәмәтле кешенең кадерен белүче генә сирәк. Яхшылыкны шулай булырга тиеш, дип кабул итәбез. Начарлыкка аптыраган, гаҗәпләнгән булабыз, әмма игелек кылуны яшәү рәвеше итәргә авырсынабыз. Югыйсә, һәркем мәрхәмәтле булып, игелек кылуны тормыш девизы итеп алса, яшәү күпкә җиңелрәк булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев