Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар тозагына эләкмәгез

Телефоннарга һәм социаль челтәрләргә еш кына “бәлага тарыдым, акча кирәк”, “Туганым авыр хәлдә, шушы карта номерына акча күчерсәгез иде!” һәм башка шундый төрле хәбәрләр бик еш килә башлады. Алдарлар кармагына эләккәнен кеше бик соң аңлый шул! Россиядә бер ел эчендә генә дә аферистлар банк карталарыннан миллиард сумга якын акча урлаган.

 Мошенниклар бик оста эш итә. Еш кына кешегә психологик басым ясыйлар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы беләләр. Бушлай сайтта яисә социаль челтәрләрдә эт яки мәче, автомобиль, җир кишәрлеге, гараж һәм тагын әллә нәрсәләр сатылуы турында хәбәр­әр гел урнаштырылып тора. Каракларның эшләү схемасы гади: белдерүләр белән танышалар да шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраталар. Килешенгән бәяне өлешчә яки тулысынча күчерер идек, диләр, карта номерын сорыйлар. Шуннан картадагы акчадан җилләр исә. Республика буенча алдауга кагылышлы 4780 очрак теркәлсә, аларның 3 меңнән артыгы социаль челтәр яки телефонга бәйле рәвештә килеп чыккан. Интернеттан сәүдә итү белән кызыксынучыларның 70 проценты – зур шәһәрләрдә яшәүчеләр. 2018 елда Татарстанда интернет аша алдау юлы белән акча эшләргә теләүчеләрне алдагы елга караганда ике тапкыр күбрәк тотканнар. Төгәл саннарга килгәндә, полиция хезмәткәрләре 131 кешене кулга алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев