Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Могҗизаны һәркем үзе тудыра

Яңа ел алдыннан райондашларыбыз ихаталарын бизәде, шул рәвешле бәйрәм рухы тудырды.

Яңа елга аяк басканга ике атна үтте, ә бәйрәм рухы әле һаман яши. Мөслимнең үзәк мәйданындагы чыршы, таудан шуучы сабыйларның шат тавышлары, үзәк урамны бизәп, төрле утлар белән балкучы туялар, биналарда җемелдәүче бәйрәм утлары күңелгә рәхәтлек бирә. 
Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар гаиләсе елның-елында капка алларын – кар сыннары, йорт тирәсен төрле утлар белән бизи. Койма башларына “утыртылган” кечкенә чыршылар, тәрәзәләрдәге кар бизәкләре, йортның буеннан-буена сузылган гирляндалар серлелек бирә. 
– Кар сыннарын гаиләбез белән бергәләп ясыйбыз. Күңел һаман унсигездә! Олы яшьтә булсак та, Яңа елны көтәбез, могҗизага ышанып, чыршы бизибез. Тәрбиягә алган балаларыбыз да күп. Алар Яңа ел ялларында рәхәтләнеп ял итә. Бәйрәмне сыннар ясап каршылау безнең өчен матур традициягә әйләнде. Балалар да, оныклар да, Кыш бабайның барлыгына ышанып, аннан бүләк көтә. Бу матур мизгелләр балалар күңелендә гомерлек истәлек булып саклана, – ди Ирек Камалов. 
Октябрь авылы да бәйрәмчә бизәлгән йортлары белән каршы алды. Шәһәрдә яшәүче берәү туган йорты каршына җигүле боланнар, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннарын ясаган. Мөхтәр Шакирьянов ихатасының капка алды да бәйрәм мәйданчыгын хәтерләтә. Мөхтәр абыйның 11 класста укучы кызы Алинә капка алдына, биек итеп, Кыш бабай һәм Кар кызын, төрле җәнлекләр ясаган. Сыннарны буярга әтисе ярдәм иткән. 
Вәрәшбаш авылыннан Таһир Зарипов тудырган матурлык аеруча үзенчәлекле. Ул Мөслим-Симәк юлындагы Вәрәшбаш буасы өстендәге бозга “Яңа ел белән!” дип язып куйган. Хәрефләрнең озынлыгы – дүртәр метр. Җылы теләк язылган мәйданның иңе – 80, буе 20 метрга җиткән! 
– Таһир абыйның бәйрәм котлавын укыган һәркем аның тормышны яратуына соклангандыр. Таһир абый кебекләр башкаларны да сөендерергә, күңелләрен күрергә сәләтле. Яңа елга теләкләр ихлас булсын, 2021 ел уңышлары, шатлыклары белән сөендерсен! – ди Вәрәшбаш авылында яшәүче Гөлдәния Азизова. 
Бәйрәм теләген яздың да бетте түгел, Таһир абый язуны кардан чистартып тора. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова хәбәр итүенчә, буаны чистартып-карап торуда Таһир абыйга авылдашлары да булыша. Озак еллар Азнакай шәһәрендә рәсем укытучысы булып эшләгән райондашыбыз Вәрәшбашның тау итәгендәге чишмәсен дә төзекләндерүгә керешкән. Башта “Ак каен”, соңрак “Борһан”, “Ак бабай” исемнәрен йөрткән чишмә бүген Таһир исемен йөртә. Кечкенә генә булып саркып яткан чишмә бүген челтерәп-ургылып ага. Чишмәне киртәләп, таштан баскычлар ясап, территориясенә агачлар утырткан, утыргычлар да ясаган Таһир абый. Быел ул чишмә тирәсендәге бизәлешне яңа идеяләр белән баетырга уйлый. 
Райондашларыбызның хезмәтен район җитәкчелеге дә югары бәяләде: Ирек Камалов белән Таһир Зариповка истәлек бүләкләре тапшырылды.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев