Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Могҗизалар кыры" уены үткәрелде

Чара мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасына әзерләнгән иде.

2 декабрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Үзәк китапханә" хезмәткәрләре  «Балачак әкиятләре» дигән темага «Могҗизалар кыры» дигән күңелле, кызыклы , танып-белү-күңел ачу тамашасы үткәрделәр. Чара мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасына әзерләнгән иде. Күңел ачу тамашасы башында уен кагыйдәләре аңлатылды һәм уенчылар өчлеге билгеләнде. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар уенда бик теләп катнаштылар, фикер алыштылар, мөмкин кадәр күбрәк дөрес хәреф әйтергә тырыштылар. Җанатарлар барлык уенчыларга да актив ярдәм күрсәттеләр ,уенчылар барабанны әйләндергәндә үзләре белән таныштырдылар, алып баручының сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев