Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында спартакиада узды

Ярышларда 60лап райондашыбыз катнашты.

Чараны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова спортчыларга изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде. Массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов ярыш төрләре белән таныштырды. Ярышка район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучылар шахмат-шашка, дартс, кул көрәше һәм башка төрле ярышларда көч сынаштылар.

Шахмат ярышында ир-атлар гына катнашты. Беренчелекне Мөслимнән Кузьма Иванов алды. Картлар һәм инвалидлар йортыннан Имаметдин Сәгыйтов – икенче, Иске Вәрәштән Рамил Имамиев – өченче урында. Шашка ярышлары хатын-кызлар арасында үтте. Нәтиҗәдә Иске Карамалыдан Рәмзия Хәсәншина – беренче, Мөслимнән Флүрә Дәүләтшина – икенче, Тамара Третьякова (Мөслим) өченче булды. Приседание ясау буенча ир-атлар арасында Михайловкадан Роберт Исламов беренчелекне алды. Крәш. Шураннан Динар Гәрдисламов – икенче, Крәш. Шураннан Инсаф Исламов – өченче урында. Хатын-кызлар арасында беренчелек Рус Шуганнан Любовь Новикова кулында. Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауова – икенче. Хатын-кызлар арасында кул көрәштерү буенча Иске Карамалыдан Гөлназ Шәмси – беренче, Яңа Усыдан Тамара Тазова – икенче, Рус Шуганнан Любовь Новикова – өченче урында. Ир-атлардан әлеге бәйгедә Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Адель Мөбарәков – беренчелекне алды. Михайловкадан Илдус Хөсәенов – икенче, Крәш.Шураннан Инсаф Исламов өченче урынга чыкты. Дартс уенында Роберт Исламов (Михайловка)– беренче, Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Вадим Хәлимов – икенче, Элнур Самсонов (Түбән Табын коррекция мәктәбе) өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Зөлфия Солтанова җиңү яулады. Рус Шуганнан Любовь Новикова – икенче, Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Диана Легофеева өченче урында. Өстәл теннисында Иске Карамалыдан Илгизәр Кәримовка тиңнәр булмады. Михайловкадан Роберт Исламов – икенче, Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Булат Тимашин – өченче. Хатын-кызлар арасында Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Виктория Жаркова – беренче, Рус Шуганнан Любовь Новикова – икенче, Түбән Табын коррекция мәктәбеннән Алина Львова – өченче урында.

Күңелле стартлар уенында 20 укучы катнашты. Анда Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Беренче урында – “Спартак” командасы, икенчедә – ЦСКА. Ярышларда катнашучыларга грамоталар, медальләр, тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.

Мондый ярышлар мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аралашу мөмкинлеген дә бирә. Райондашларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.

Нурия Низамова.

Динар Нуретдинов фотлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Мөслим спортчылары спартакиада инвалидов