Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптә укулар кайчан тәмамлана?

“Мәктәпләрдә 24 нче май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак.

“Мәктәпләрдә 24 нче май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ә укулар 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Җәйге каникуллар 1 июньнән башлана”, – дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән. 9 нчы сыйныфларның беренче имтиханы 16 май көненә билгеләнгән. Бу көнне 33 укучы сайлап алган фән – туган (татар) теленнэн сынау тотачак. 9 нчы сыйныфларның икенче имтиханнары 19 майда сайлап алынган фән – инглиз теленнән булачак. Алты укучы имтиханны Актаныш районына барып тапшырачак. Калган барлык имтиханнар да лицей базасында уза. Мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән быел 187 9нчы сыйныф укучысы имтихан тапшырачак. 11 нче сыйныфларның беренче имтиханы 26 майда старт ала. Бу көнне 13 укучы сайлап алган фәннәр – химия, география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы имтиханнары 20 нче июньдә сайлап алган фән – информатика буенча узар дип көтелә. Имтихан тапшыру өчен резерв көннәр дип 9нчы сыйныфлар өчен 4-9 июль, 11 нче сыйныфлар өчен 23 июньнән алып 2 июль көннәре билгеләнде. Чыгарылыш бәйрәме 24 июньнән соң үткәрелер дип көтелә.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев