Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә макулатура җыярга да өйрәтәләр

Укучылар актив катнаша. Һәр акциядән соң нәтиҗә ясап, җиңүче сыйныфларны, актив укучыларны билгелибез, аларга бүләкләр тапшырабыз.

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе – акча эшләүнең гади генә ысулы да. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. 
Аеруча мәктәпләр зур активлык күрсәтә. 
– Макулатураны уку елы дәвамында берничә тапкыр җыябыз. Бу чара инде безнең традициягә әйләнде. Укучылар актив катнаша. Һәр акциядән соң нәтиҗә ясап, җиңүче сыйныфларны, актив укучыларны билгелибез, аларга бүләкләр тапшырабыз. Призлы урынга чыккан сыйныфка принтер бүләк иткән булды. Кәгазь-катыргы калдыкларын күптән түгел генә дә җыйдык. Җиңүче укучыга “Дуслар-клаб” кафесына сертификат бирдек. 
Макулатура тапшырудан кергән акчаны ничек, нәрсәгә тотуны укучылар үзидарәсе хәл итә. Директорның ризалыгын алып, дискотека өчен төсле ут җайланмасы, микрофон сатып алдык. Укучылар үзидарәсе әгъзалары өчен “дресс-код” булдырдык: бертөсле футболкалар, язулы кепкалар алдык. 
Әйткәнемчә, макулатураны даими җыябыз. Әле Яңа ел бүләкләре өчен дә акча юнәтә алырбыз, дип планлаштырабыз. Кәгазь-катыргы калдыкларыннан тыш, файдаланылган батарейкалар да җыябыз, – ди гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Ямалова. 
Өйдә, эш урыннарыбызда җыелган кәгазь, катыргы калдыкларын җыючыларга тапшырып, һәркем табигатьне саклауга кечкенә генә булса да үз өлешен кертә. 
– Бу уку елында укучылар инде ике тапкыр җыйды макулатураны. Ике тапкырында да ике мең килограмм тирәсе булды кәгазь калдыклары. Табыш алу максатыннан чималны Яр Чаллыга тапшырабыз, үзләре үк килеп ала. Акчасына ашханә өчен берничә өстәл алдык, чөнки укучылар саны арту сәбәпле, урыннар җитми башлаган иде. Гомумән, макулатура акчасын лицей ихтыяҗларына, конкурслар, төрле чаралар өчен бүләкләр алуга тотабыз, – ди лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Латыйпова. – Иң актив сыйныфларга, укучыларга грамоталар тапшырабыз. Элеккеге елларда җиңүче сыйныфларга торт, туңдырма алып биргән дә булды. Тагын җыячакбыз, дип торабыз. Яз көне дә бу эштә актив катнашабыз. 
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Илзир Мадьяров та макулатура җыюда укучыларның активлыгын билгеләп үтте. 
– Былтыр сигезенче сыйныфлар актив иде, быел 5-6 сыйныфлар җитезлекләре белән аерылып тора, – ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галиева. – Активларны кызыксындыру чаралары да бар. 
Кәгазь калдыклары күпләп җыелучы оешмалар, шул исәптән безнең Матбугат үзәге дә даими рәвештә макулатурадан арынып торалар. Моңа без мәктәптә өйрәндек. Мәктәп берничә буынны кәгазьне сак тотарга, макулатура җыярга өйрәтте инде. Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез. Мәктәп дөньяны баскан пластик шешәләрне дә җыярга өйрәтсен иде.

Мөнирә Арсланова.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев