Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләр яңара: дәүләткә һәм иганәчеләргә рәхмәт

Яңа уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды. Кибет-базарларда киштәләр мәктәп кирәк-яраклары белән тулды инде. Мәктәп формаларының да ниндие генә юк - уку йортында кабул ителгән төрен сайлап кына аласы. Белем йортлары да төзекләндерү эшләренең соңгы этабына кереште. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ел саен...

Яңа уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды. Кибет-базарларда киштәләр мәктәп кирәк-яраклары белән тулды инде. Мәктәп формаларының да ниндие генә юк - уку йортында кабул ителгән төрен сайлап кына аласы. Белем йортлары да төзекләндерү эшләренең соңгы этабына кереште.


Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ел саен әлеге максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Агымдагы елда да 119 уку йорты, шул исәптән 7 коррекцияле мәктәп үз укучыларын тулысынча яңарып каршы алачак. Шулай ук быел бу акчаларга 10 балалар бакчасын тәртипкә китерәчәкләр - мондый бәхет барлык мәктәпләрен төзекләндереп бетергән районнарга елмайды.

Бюджеттан миллиардлар бүленмәгән мәктәпләрдә дә кул кушырып утырмыйлар. Финанс мөмкинлекләренә карап, аларда да яңарту эшләре бара. Сөенечкә, республикабызда киң күңелле кешеләр бик күп. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе нәтиҗәләре дә моны ачык күрсәтә. Иганәчеләр ярдәме белән инде өченче ел рәттән йөзләгән мәктәп тәртипкә китерелә, андагы җиһазлар яңартыла.

Быел акциядә 1 016 иганәче катнашкан. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар күрсәткән ярдәмнең күләме 31 798 211,59 сумга җитә. Хәйриячеләр Татарстанның 40 муниципаль районында 420 гомумбелем бирү оешмасына ярдәм кулы сузган. Алар - Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Арча, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Теләче, Тукай, Тәтеш, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров, Мәскәү районнары һәм Чаллы шәһәре.

Казанда иганәчеләр ярдәме белән - 1 205 300, Актаныш районында - 8 000 300, Кайбыч районында - 7 690 300, Чаллыда - 7 263 499,92, Әлмәт районында - 595 030, Лениногорск районында - 525 000, Зәй районында - 321 924, Кукмара районында 267 200 сум күләмендә акча җыелган.

Шулай ук бүгенге көндә яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән учреждениене ачыклау буенча бәйге бара. Мондый конкурс инде өченче ел рәттән мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар, балалар бакчалары, балалар йортлары арасында үткәрелә. Махсус эксперт комиссияләре уку йортларында булып, мәктәп яны территориясенең торышы, аның бизәлеше, бинаның техник, санитар хәле, балаларны ашатуны оештыру, спорт заллары һәм спорт мәйданчыкларының торышына үз бәясен бирә. Җиңүчеләр өч номинация буенча билгеләнәчәк. "Иң яхшы авыл гомумбелем бирү оешмасы", "Иң яхшы шәһәр гомумбелем бирү оешмасы", "Иң яхшы махсус (коррекцияле) учреждение, балалар йорты" номинацияләрендә җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев