Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләр хисап тота

Бу көннәрдә Мөслим мәктәпләрендә район башлыгы катнашында ата-аналар университетлары бара. Университетларда мәктәп, гомумән, мәгариф идарәсе әти-әниләрне мәктәп тормышындагы, мәгариф системасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштыра, проектлар тәкъдим итә.

Соңгы елларда мәктәпләрнең матди-техник базасы сизелерлек яхшырды. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалды, кабинетлар заманча җиһазланды. Мөслим лицеена, мәсәлән, 2018-19 уку елында гына да информатика, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре, технология кабинетларын җиһазлау өчен республика программасы нигезендә – 1 млн сумга якын, җирле бюджеттан 4 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Мөслим урта мәктәбендә быел хореография залы ясалган. Бию коллективларына – киемнәр, фольклор ансамбленә курайлар алынган.

Мәктәпләрдә мөгаллимнәрнең уртача яше – 42-43 яшь. Эш стажы – 18-22 ел. Тик бу яшь укытучылар юк, дигән сүз түгел. Соңгы ике елда лицейга – ун яшь белгеч (шуларның дүртесе – ир-егет!) кайткан. Мөслим урта мәктәбендә яшь белгечләр саны – дүртәү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә килсәк, Мөслим урта мәктәбе директоры Илнар Миргалимов 9 сыйныфта имтихан нәтиҗәләренең узган ел белән чагыштырганда югарырак, әмма 11 класста кайбер фәннәрдән БДИ нәтиҗәләренең түбәнрәк булуын билгеләп үтте. Лицейда исә соңгы өч елда математика, химия, рус һәм инглиз телләреннән, җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан имтихан нәтиҗәләре яхшырган. “Биш фәннән имтихан нәтиҗәләре – район күрсәткечләреннән, өч фәннән республиканыкыннан да югарырак”, – ди лицей директоры Лилия Хәбибуллина.

Балаларга белем бирү белән беррәттән тәрбия юнәлешендә дә төрле түгәрәкләр, проектлар эшли. Гомумән, мәктәп тормышы тоташ проектлардан гына тора кебек. “Сәләтле балалар”, “Кызыклы эшләр кәрзине”, “Лидерлык мәктәбе”, NEXT буыннар китап киштәсе” кебек проектларда укучылар актив катнаша. Проектларның кайберләре әти-әниләр белән эшчәнлеккә корылган. Алар турында әти-әниләр үзләре сөйләде.

– Киләчәктә “Иң күп китап укучы”, “Яхшыдан яхшы”, “Мөслим очкыннары” проектларын тормышка ашыру буенча эш алып барыла, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. – “Мөслим очкыннары” проекты буенча һәр бала туган як тарихын, гореф-гадәтләребезне белергә, спортны, сәнгатьне яратырга, волонтерлык хәрәкәтендә шөгыльләнергә тиеш. Бу эш балалар бакчасыннан мәктәпкә кадәр дүрт баскычта барачак. Баланың кайсы баскычны үтүе махсус тамга белән билгеләнәчәк. Беренче баскыч гади тамга белән күрсәтелсә, соңгы – дүртенче этапта укучы алтын тамга алырга мөмкин.

– Проектларны хупларга яки тәнкыйтьләргә була, әлбәттә. Тик һәркем: “Минем өлешем нинди?” дип уйларга тиеш, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Без кемне тәрбиялибез? Баламның киләчәге нинди? Без аннан нәрсә көтәбез? Баланың билгеләре белән кызыксынабызмы? Аңа нинди үгет-нәсыйхәт бирәбез? Һәр әти-әни, үзенә әлеге сорауларны биреп, баласы белән мөнәсәбәтләрен анализласын иде. Баланы без, әти-әниләр, тәрбияләмәсәк, интернет яки телевизор, яисә әйләнә-тирә мохит тәрбияләячәк. Ярый ла ул мохит хәерле булса?! Балабыз тәртипсез булса, укытучыны гаепләргә яратабыз, тик мөгаллимнең вазыйфасы – үз фәнен укыту, яхшы физик яки химик әзерләү. Төп тәрбияне әти-әни бирә, аларның роле зуррак.

Римма Афзалова.

Фото – мәгариф идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев