Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә кызлар кайта

Быел районга алты яшь педагог кайтты. Шуларның дүртесе – Алинә Мәрданшина, Айсылу Латыйпова, Айгөл Закирҗанова һәм Ләйлә Сәлахетдинова лицейда укытачак. 

Вәрәшбаш кызы Алинә Мәрданшина Казан федераль университетының Алабуга институтында биология һәм химия укытучысы белгечлеге алган, лицейда биология укытачак. 
– Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Фәния апа Гайсина, биология укытучылары Гөлфинә апа Хәбибуллина һәм Рәмилә апа Кашапова йогынты ясады. 10-11 сыйныфларда үзем укыган лицейда эшләячәкмен. Үзем әле һаман укыйм: магистратурага кердем, менеджмент буенча белем алачакмын. 
Алинә Айсылу Латыйпова белән параллель сыйныфта укыган. Айсылу да университетның Алабуга институтында педагогик белем алган. Белгечлеге буенча – математика һәм физика укытучысы.  
–     Математика укытучым Рушания Зөфәровна һәм физика укытучысы  Зөлфия Зәкиевна кебек укытучы булам дип, шушы һөнәрне, шушы белгечлекләрне сайладым. Үземне укыткан укытучылар белән эшләячәкмен. Бишенче, сигезенче һәм тугызынчы сыйныфларда математика укытачакмын. Югары белем алу баскычын төгәлләү максатында магистратурага укырга кердем. 
Ләйлә Сәлахетдинова, Айгөл Закирҗанова һәм Эльвина Сафиуллина Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнар. Ләйлә – башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр белгечлеге буенча. Ул лицейда инглиз теле укытачак. Айгөл алган белгечлеге буенча математика һәм информатика фәненнән белем бирәчәк. Эльвина Сал. Мухан мәктәбендә физкультура укытырга билгеләнгән. Минзәлә педагогия колледжын тәмамлаган Ләйсән Исламованы Мөслимдәге “Күбәләк” бакчасы тәрбиячеләр коллективы үз итеп кабул иткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев