Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары уңыш формуласын эзли

Уңышка ирешү өчен нишләргә? Төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән райондашларыбыз укучыларга юнәлеш күрсәтә.

Район мәктәпләрендә тормыш дәресләре 2014 елдан үткәрелә. Дәрескә гадәттә үзе эшләгән өлкәдә уңышка ирешкән, тормыш тәҗрибәсе булган райондашларыбыз чакырыла. Кичә район үзәгендәге өч мәктәптә район башлыгы Альберт Хуҗин белән тормыш дәресләре үтте. 
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары иң элек укучылар үзидарәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар. Спорт клублары арасында узган бәйгедә җиңүгә ирешкәннәр. Шушы көннәрдә укучылар үзидарәсе эшчәнлеге буенча “Ел активы” исемле тагын бер бәйге нәтиҗәләре билгеле булачак. Укучылар “Тукай ялкыны” исемле мәктәп газетасын да чыгара икән. 
“Уңыш формуласы” исемле тормыш дәресендә укытучы балаларга: “Алдынгы кешеләргә нинди сыйфатлар хас була?” дип мөрәҗәгать итте. Укучылар тәкъдим ителгән вариантлардан туган якка мәхәббәт, эшчән һәм җаваплы булуны сайлап алды. Соңыннан аралашучан булуны да кирәк дип таптылар. Альберт Хуҗин исә уңышка ирешү өчен оешканлык һәм белемле булуның мөһимлеген билгеләп үтте. 
– Башлангыч сыйныфларда укыганда татар авылына күченеп кайттык. Рус мәктәбеннән соң татар мәктәбендә уку җиңел булмады, татарча язганда шундый күп хаталар ясый идем, – дип искә алды район башлыгы. – Укытучыма рәхмәт: хәлемә керде, беркайчан да начар билгеләр куймады. “Син булдырасың”, дип, үсендереп торды. Мәктәп тәмамлаганда иншаны мин “бишле”гә яздым. 
Район башлыгы тормышта нәрсәгә дә булса ирешү өчен максатчан булырга һәм тырышырга кирәклеген искәртте. Шул уңайдан вакыт белән идарә итү буенча киңәшләрен дә җиткерде. 
Мөслим лицеенда сорауларны укучылар яңгыратты: “Сез таләпчән әтиме?”, “Балачак хыялыгыз нинди иде?”, “Бәхет сезнең өчен нәрсә ул?”, “Киләсе бишьеллыкта районга нинди белгечләр кирәк була?” һ.б. Шул рәвешле егет-кызлар белән җанлы әңгәмә барлыкка килде. Альберт Хуҗин балаларга күңелләренә яткан һөнәрне сайларга киңәш итте, китаплар укырга чакырды: “Китап укучы кеше башкалардан бер башка югарырак була!” Альберт Робертович сәламәт яшәү рәвеше алып баруның үз бонуслары барлыгын да искәртте: “Еллар үткәч, начар гадәтләр какшаткан сәламәтлекне янәдән торгызу бик авыр. Үзеңне тәртипкә өйрәтергә кирәк! Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә!” 
Очрашу барышында Мөслим лицее кызлары үзләре теккән милли киемнәрне дә тәкъдим итте, “Боец” клубы әгъзалары хәрби әзерлекләрен күрсәтте. Мөслим урта мәктәбе укучылары үзләре иҗат иткән җырны лицей укучыларына да бүләк итте. Рузәл Минһаҗев шигыренә язылган җыр тормыш дәресенең шигаре булып яңгырады кебек: 
Әткәй малы түгел, үзең тапкан, 
Тирең тамган хезмәт кыйммәтле...

Римма Афзалова,

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев