Мәхәббәт талисманы
... Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде.
... Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде.
Мондый чакта кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген “хуҗа” үзе хәл итә. Форумдагы чыгышында нәкъ менә үзе шөгыльләнә торган бизнес тармагын үстерү буенча кызыклы фикерләр әйткән бер эшмәкәр белән күрешеп сөйләшермен, дип уйлап куйган иде ул. Мондый форсат тагын кайчан була әле? Азамат – киләчәккә карап эш йөртүче заман кешесе. Шулай булмаса, яшь кенә килеш хәзерге дәрәҗәгә ирешер идеме?! Илдә бармак белән генә санарлык иң бай катлау рәтендә йөри бит. Россиядә көнкүреш һәм электрон техника белән сәүдә итүче эре компаниянең хуҗасы ул. Олигарх диләр андыйлар турында! Байлыгы хәттин ашкан. Кем әйтмешли, җиде буынга җитәрлек...
Каршысына килеп, нидер әйтә башлаган Динарны: “Бераз гына сабыр итәргә туры килер, дускай, минем әле эшләрем бар”, – дип, читкәрәк тибәрергә уйлаган иде. Ләкин ярдәмчесенең үтә җитди кыяфәтен күргәч, кызыксынмыйча кала алмады:
–.Нәрсә балтаң суга төшкән кебек кыланасың? Берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Әллә тешең сызлыймы? – дип башлады ул сүзен шелтәле тавыш белән.
Динарның йөзе җитди, шул ук вакытта бераз шомлы да иде. Якынрак килгәч, бу аеруча күзгә ташланды. Ул, үзенә аталган сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, “ык-мык” итте, каушап калды. Иң киеренке вакытларда да зирәклеген югалтмаган киңәшчесенең мондый халәтен һич аңларлык түгел иде.
–.Э-э... ни... “Як-18” самолеты һәлакәткә... тарыган...
Динар бу сүзләрне әйткәндә, карашын яшерде. Форумдагы чыгышлар тәэсиреннән әле дә айнып җитмәгән Азамат колагына кергән сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенмәде:
–.Аның нәрсәсенә гаҗәпләндең? Хәзер көн саен бер самолет мәтәлеп төшә, — дип башлаган иде, кинәт, ярдәмчесенең сүзләре башына барып җитеп, ярты сүздән бүленде һәм:
– Ничек “Як” самолеты?.. Сөмбеләме?.. – дип сорады.
Динар “босс”ка күтәрелеп карады. Аның йөзендә үзен гаепле итеп сизү чалымнары чагылып узды:
–.Мин сезнең кесә телефонына шалтыраттым, алмадыгыз. Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган “Як” самолетының хәбәрсез югалуы хакында әниегез хәбәр итте... Ул сезгә дә шалтыратып караган...
Азамат, утырышлар залына кергәндә, кесә телефонын тавышсыз режимга куйган иде шул. Дөрес, берара бил каешына беркетелгән күн футлярдан телефонының дерелдәвен тойган кебек тә булды. Тик чыгыш ясаучыларны мавыгып тыңлаганлыктан, ул хакта тиз онытты...
Мондый чакта озаклап уйлап торырга вакыт юк. Азамат – хәрәкәт кешесе. Аның шигаре: “Тимерне кызуында сук!” Юк, бу ордым-бәрдем эшләү дигән сүз түгел әле. Уйламыйча һич ярамый. Алга бурыч куеп, эшне эзлекле алып бару вакыйгалар агышын тизләтәчәк. Моның шулай икәнлеген Азаматка һөнәри сизгерлеге әйтеп тора. Ул һәр адымын төптән уйлый торган кеше. Тик аның планнары да хәрәкәт иткәндә оеша, һәрчак киеренке акыл хезмәте белән яшәүче Азамат өчен бу – ике икең – дүрт булган кебек үк гади нәрсә.
Беренче эш итеп ул Свердловск шәһәренә шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә кирәк дигән фикергә килде. Сөмбелә бүген, шәхси самолетына утырып, шул шәһәрдәге Инна исемле дустына – кайчандыр Мәскәү дәүләт мәдәният институтында бергә укыган курсташына кунакка очкан иде...
...Заманалар үзгәрә. Самолетлар да әкренләп, шәхси кулларга күчә. Азамат шикелле калын кесәле кешеләргә, транспортның әлеге төреннән иркен файдалану гына түгел, аны сатып алу мөмкинлеге дә туды. Олигархлар, гадәттә, чит илләрдә эшләнгән самолетларны үз итәләр. Бүгенге көндә «Боинг»лар бик популяр. Әлеге лайнерларның бәяләре дә миллион долларлар белән исәпләнә. Андый очкыч алырга Азаматның да финанс мөмкинлеге бар. Тик “Боинг” кебек кадерле “уенчык” үзен акламаячак. Аек акыл белән фикер йөртеп, чыгымнарны киметеп, табышларны арттыруга йөз тотучы уңышлы бизнесмен өчен, очкыч иминлеге белән беррәттән, үзе җитәкләгән компаниянең финанс иминлеге дә әһәмиятле. Илдә демократлар хуҗа булып алгач, совет чорында тупланган дәүләт байлыгын хосусыйлаштырып, санаулы еллар эчендә генә миллионнарга, миллиардларга ия булучыларның балалары да “үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел” дигәндәй кыланалар. Андыйлардан аермалы буларак, Азамат – үз көче белән түбәннән күтәрелгән миллиардер. Бу биеклеккә аны үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы күтәрде.
Азамат “Як-18” самолетын моннан ярты ел элек хатыны өчен махсус сатып алган иде. Каян ишеткәндер дә, күңеленә кем коткы салгандыр: чын самолет штурвалы артына утырып, күктә очасы килде Сөмбеләнең. Очучы лицензиясенең юклыгы да комачауламады. Шәхси очучылыкка өйрәнү өчен Сөмбелә тиешле 120 сәгать дәрес һәм 42 сәгать очу практикасы узды. Шул исәптән, 10 сәгатен үзе штурвал артына утырып очып карады.
“Як” – ышанычлы самолет. Җиңел самолетлар классына керүче “Як-18” күп еллар дәвамында совет авиаторларына тугрылыклы хезмәт иткән. Сынатмаган, гел макталган. Идарә итәргә җиңел бер моторлы бу моноплан, гадәттә, өйрәнүләр һәм күнегүләр өчен файдаланылган. Шуңа күрә очучылар, үзара сөйләшкәндә, шаярып, аны “оча торган парта” дип тә атыйлар икән. Күп кенә танылган очучылар авиациягә юлны нәкъ менә шушы самолетлардан башлаганнар. Дөрес булса, хәтта Юрий Гагарин да беренче мәртәбә очарга шундый “Як”та өйрәнгән, диләр.
Бүген иртән Азаматның сөекле хатыны Свердловск шәһәренә шул бер моторлы “Як-18” самолетына утырып очты. Дөрес, самолетта ул берүзе генә түгел иде. Мондый ерак арага хатынының беренче очышы. Әлегә тәҗрибәсе бик аз булганлыктан, авиа- инструктор Фәнисне дә аның белән очарга күндерделәр. Барганда, штурвал артына Фәнис утырса, кайтканда идарәгә Сөмбелә үзе күчәчәк, дип сөйләштеләр.
Фәнис – профессиональ очучы, тәҗрибәле авиаинструктор. Самолетларның төрлесендә очканы булган. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсендә төрлесен күрергә туры килгәндер. Ләкин теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә чыгу җаен тапкан, кыен шартларда да самолетын җиргә утырта алган очучы-ас ул.
Самолет та ышанычлы, янәшәсендә тәҗрибәле инструктор да булгач, бернинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга тиеш түгел иде дә бит... Ә бәлки, бу хәбәр ялгышлыктыр, буталганнардыр, дип, үзен юатты Азамат. Менә хәзер Иннага шалтыратыр да, бар да ачыкланыр. Бәлки, хафаланырлык нәрсә дә юктыр?!
Сөмбелә дус кызының телефон номерын биреп калдырган иде...
Инна, көтеп торган диярсең, трубканы бик тиз алды. Кыскача гына хәл- әхвәл белешүләрдән соң, Азамат төп мәсьәләгә күчте:
– .Сөмбелә турында... – дип, сүз башлаган иде, Инна аның сораштыруын да көтеп тормыйча ашыга-кабалана үзе сөйләргә кереште:
Сөмбеләнең самолеты, алдан билгеләнгәнчә, Мәскәү вакыты белән 9.20дә аэропортка төшәргә тиеш иде. Без ирем белән аларны каршыларга монда бер сәгать алдан килдек. Самолетны көткән арада, бер-ике мәртәбә Сөмбелә белән кесә телефоны аша элемтәгә кереп сөйләшеп алдым. “Очабыз. Барысы да тәртиптә”, – диде. Соңгы сөйләшкәндә, аэропортка 20 минуттан төшәчәкләре турында хәбәр итте. Көттек егерме минут та узды, егерме бише дә, ә алар һаман күренми. Кабат шалтыраткан идем, элемтә бөтенләй юк — “не доступен” ди. Аптырагач, аэропортның һава диспетчерларына мөрәҗәгать иттек. Алар үзләре дә аптырашта. Берни аңламыйлар. Төшәргә ун минутлап кала, самолет белән элемтә югалды, диләр...
Китап редакцияда сатуда бар. Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев