Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәкерле авыруга дәва бармы? 

Коронавирус белән авыручылар саны кимеми.

Дөньяның астын-өскә китергән коронавирус турындагы хәбәрләр һаман актуаль булып кала. Авыру күп кешене якты дөньядан алып китте, күпләрне якыннарыннан аерды. Безнең районда үпкә ялкынсынуыннан 28 кешенең вафат булуы билгеле. 
– Мәкерле авыру тырнагына кемнең эләгәсен алдан әйтеп булмый. Ул үзенә корбаннарны яшькә карап та, ир-ат яисә хатын-кызга да бүлеп сайламый. Иммунитеты көчсез булганнар, хроник авырулы кешеләр куркыныч зонада, дип исәпләнә. Октябрь аенда 185 райондашыбыздан каннарында атитәнчекләр булу-булмауга анализ алган идек. Шуларның 98ендә анализлар уңай нәтиҗә бирде. Алар – үзләре дә белми авыруны үткәргәннәр яисә каты авырып терелгән райондашларыбыз, – ди район поликлиникасының эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова. 
Район поликлиникасына ноябрь урталарында коронавируска каршы вакцина кайтырга тиеш иде. Ләкин Мөслим районы беренче этапта исемлеккә кермәү сәбәпле, вакцина кайтмады. Вакцина шушы көннәрдә кайтырга тиеш. Коронавирустан саклану чарасы буларак, битлек кию, имунитетны ныгыту өчен аскорбин кислотасы, витаминнар эчәргә киңәш итә табиблар. Халык күп булган урыннардан мөмкин кадәр ерак йөрү, кулларны еш һәм сабынлап юу кирәк. 
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә дежур табиб булып эшләүче райондашыбыз, Мөслим поликлиникасы табиб-дерматологы Илгиз Латыйпов хәбәр итүенчә, коронавирус авыруы белән дәваланучылар бик күп. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Әлеге чиргә күбрәк хатын-кызлар бирешүчән. Хастаханәдә якты дөнья белән хушлашучылар да байтак, ди. Илгиз Максутович сүзләре белән әйтсәк, дистанция саклаганда, битлек-перчаткаларны кулланганда, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, авырудан сакланып була. Күбрәк саф һавада йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү дә файдага гына булачак. 
Коронавируска каршы вакцина бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин. Белгечләр хәбәр итүенчә, вакцина ясаганчы, кешедә антитәнчекләр бул-булмавы тикшерелә. Алар табылган очракта, вакцина ясалмый. 
“Сакланганны саклармын” дигән мәгълүм халык мәкале бүген дә актуаль булып кала. Массакүләм чараларга, кеше күп җыелган урыннарда йөрүдән тыелып, вакытыгызны күбрәк гаиләгезгә багышлагыз. Җан тынычлыгы һәм сәламәтлекнең тиңсез хәзинә булуын бүген бар кеше дә аңлыйдыр, шәт.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев