Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәк-2018” операциясенең икенче этабы старт ала

РФ Эчке эшләр министрлыгы Мөслим районы буенча бүлекчәсе мөслимлеләрне кабаттан: “Мәкне йортта матурлык өчен чәчәк итеп чәчеп үстерергә ярамый!” – дип кисәтә.

 

Республика буенча “Мәк-2018” операциясенең икенче этабы старт ала. 15 августтан 24 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге чара орлыгында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү, алардан наркотик әзерләү, аны саклау, тарату һәм сату белән шөгыльләнгән физик шәхесләрнең, хуҗалык итүче субъектларның законсыз эшчәнлеген туктатуга юнәлдерелә. Операция барышында мәк һәм киндернең кыргый үскән урыннары ачыкланып юк ителәчәк.

РФ Эчке эшләр министрлыгы Мөслим районы буенча бүлекчәсе мөслимлеләрне кабаттан: “Мәкне йортта матурлык өчен чәчәк итеп чәчеп үстерергә ярамый!” – дип кисәтә.

Моның өчен закон нигезендә штраф салу яки җинаять җаваплылыгына тарттыру каралган. Шәхси ихатасында составында наркотик матдә булган үсемлекләр, мәк үстерү ачыкланса, РФ Җинаятьләр кодексының 231 матдасе буенча җинаять эше кузгатылачак. Яисә гаепле кеше административ кодексның 10.5 матдәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мәк 2018"