“Мизгел”гә кил!
“Мизгел” яшьләр үзәге егет-кызларның яраткан урынына әйләнеп килә. Кая барырга, вакытны ничек уздырырга дип баш ватучы яшьләргә үзәктә төрле уеннарда катнашырга, рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин.
– Һәр җомгада яшьләргә бушлай кинофильмнар күрсәтәбез. Фильмнарны теләгән һәркем карый ала. Шимбә саен дискотека оештырыла. 80нче, 90нчы еллар дискотекалары бик популяр. Дискотекага өлкәннәр дә килә, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Үзәктә күп чаралар нигездә 14-35 яшьлек райондашларыбыз өчен оештырыла. Мәктәп укучылары – даими кунак. Биредә алар бергәләп дартс, шахмат, шашка уеннары уйныйлар. “Мафия” һәм “Монополия” кебек өстәл уеннарын да үз итәләр.
– “Мизгел” яшьләр үзәге җирлегебездәге яшьләрне, үсеп килүче буынны бер йодрыкка туплый. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, яшьләрнең ялын оештырудан тыш, волонтерлык хәрәкәтенә дә игътибар бирелә. Үсеп килүче буынның сәламәт яшәү рәвешен сайлавында волонтерларыбызның да өлеше зур. Волонтерлар егет-кызларны социаль яктан актив шәхес итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә, – ди Зөлфия Фатыйхова.
Үзәккә бильярд өстәле дә кайтты. Бильярд уйнарга теләүчеләр саны шактый.
– Яшьләр интернет, компьютерлардан туя башлады. Бу – бик сөенечле хәл. Егет-кызларны массакүләм мәдәни һәм спорт чараларында күреп, өстәл уеннары белән мавыгуларын белеп, өлкәннәр бик сөенә. Яшьләр өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Рәхәтләнеп файдалан! Бильярд өстәле турында ишетеп, тагын бер сөендек. Бильярд – спорт төре дә бит әле! Сәламәтлек өчен файдалы шөгыльгә без дә кызыгабыз. Уйнарга да килербез, дип уйлым, – ди лаеклы ялдагы райондашыбыз Хатыйп Фатыйхов.
“Мизгел” яшьләр үзәге ел саен Хеллоуин бәйрәмен үткәрә. “Хастаханә клоунадасы” проектын да дәвам итәргә уйлыйлар. Бу проект район үзәк хастаханәсендә дәваланучы яисә сәламәтлекләре чикле балаларның өйләренә барып, аларның күңелен күрүдән гыйбарәт.
– Бу эштә безгә “Игелек уят” хәрәкәте активистлары ярдәмгә килә, – ди Зөлфия Фатыйхова. – Календарьдагы төрле даталар да игътибардан читтә калмый. Ел дәвамында 15 акция үткәрдек. “Шофер – хам!”, “Машинасыз бер көн” акцияләре зур оешканлык белән үтә.
Киләчәктә яшьләр өчен туклану урыны булдыруны да күздә тота үзәк хезмәткәрләре. Әлегә яшьләргә баллы мамык, поп-корн тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә кайнар чәй, камыр эшләнмәләре дә булыр, бәлки. Тик моның өчен үзәкнең алга баруы кирәк!.
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мизгел” яшьләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев