Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне узды

13 июль көнне үзләренең кызыл туйларын билгеләгән Гөлназ һәм Илназ Әһлиевләр белән 53 елдан артык матур гомер кичерүче Тәзкирә һәм Заһит Хановлар бәйрәмнең кунак итеп чакырылган иде.

2008 елдан башлап 8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең исеме юкка гына “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне дип аталмаган. Чөнки ныклы гаилә нигезендә мәхәббәт һәм бер-береңә тугрылык ята. “Мизгел” яшьләр үзәгендә әлеге дата уңаеннан үткән чарада да әлеге кыйммәтләр калку итеп күрсәтелде. 13 июль көнне үзләренең кызыл туйларын билгеләгән Гөлназ һәм Илназ Әһлиевләр белән 53 елдан артык матур гомер кичерүче Тәзкирә һәм Заһит Хановлар бәйрәмнең кунак итеп чакырылган иде.

Алтын балдаклар бирештек, бер генә булсын инде

Яңа Карамалы авылы егете Илназ бүгенге көндә Әлмәттә эшли. Булачак тормыш иптәше белән Сәфәр авылы Сабантуенда танышкан. Ул көннән соң дүрт елга якын гомер үтеп киткән.

– Әлбәттә Ходай насыйп иткән ярың белән очрашкач, гаилә төзү турында хыяллана башлыйсың. Гөлназ белән берничә ел очрашып йөрүебез дуслыгыбызны, уртак хисләр, уртак хыяллар белән януыбызны тагын да арттырды гына. Бу еллар безгә бер-беребезнең холык фигылен, характерын йөрәнергә, бер-беребезне күз карашыннан да аңлый белергә өйрәтте, – ди Илназ.

Җәлил бистәсе кызы Гөлназ язмышын Илназ белән бәйләвенә бер дә үкенми:

– Хәләлем – төпле ир-егет. Тормышта ныклы таянычым булачаганын инде ничә кат раслады. Шуңа күрә дә тәкъдим ясагач, һич икеләнмичә, ризалыгымны бирдем. Ул бик сабыр да, тырыш та. Киләчәктә яклаучым һәм саклаучым булыр дип ышанам.

Яшь пар балдаклар алышканнан соң, аларга гаиләләренең беренче документы – никахлашу турындагы таныклык тапшырылды. Яшь гаиләне бу көнне әти-әниләре, туганнары, дуслары тәбрикләде.

Күзең күрмәсен, колагың ишетмәсен, телең сөйләмәсен...

Вәрәшбаш авылында яшәүче Тәзкирә һәм Заһит Хановларга бәйрәмдә истәлекле бүләк – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Тәзкирә апа – мәгариф ветераны, гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирүдә хезмәт куйган. Әле бүген дә, һөнәренә тугры калып, Вәрәшбаш авылында дистә елдан артык дин сабаклары укыта. Авыл тарихын барлау, аны язуда армый-талмый хезмәт куя. Гаилә башлыгы Заһит абый, дүрт дистә елдан артык механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның күкрәген күп төрле бүләкләр, истәлекле медальләр белән бергә “Почет билгесе” ордены да бизи. Алар өч балага гомер бүләк иткәннәр. “Бәхетле гаилә төзү өчен ничек яшәргә кирәк?” дигән сорауга Тәзкирә апа:

– Күзең күрмәскә, колагың ишетмәскә, телең сөйләмәскә тиеш. Бер-береңне ярату һәм ихтирам итешү дә бик кирәк. Ир белән хатын арасында шушы сыйфатлар булмаса, гаилә корабын тартып баруы авыр булачак, – дип җавап бирде.

Бәйрәм тантанасында тәбрикләүләр, котлаулар күп яңгырады. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов күңел кылларын тибрәтә алырлык сүзләр җиткерде, истәлек бүләге тапшырды:

– Бүгенге тантанада әти-әниләрнең балалар аяк астына ак сөлге җәю мизгелләре күңелемне кузгатты. Кирәк икән ата-ана баласы өчен гомерен дә жәлләми. Балалар, сез дә үз гаиләгезне коргач, әти-әниләрегезне онытмагыз. Аларга ярдәмчел, итагатьле, ихтирамлы булуыгыз белән җавап бирсәгез иде. Бер-берегезгә мәхәббәтегез сүрелмәсен, һәрвакыт бүгенгедәй яратып яшәгез. Ә Тәзкирә ап һәм Заһит абый гаиләсе – барыбыз өчен дә үрнәк. Бу гаилә әле бүген дә тырыш хезмәт белән яши. Һәркемгә ачык йөз, кунакчыллык күрсәтә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова, Вәрәшбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфира Җиһангирова да Хановлар һәм Әһлиевләр гаиләләренә тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

“Ныклы гаилә – ил терәге”, дип юкка гына әйтмиләр. Бәхетле, ныклы гаиләләр күп булсын, бер-берсен сөеп кавышкан парларның канатлары каерылмасын.

Ел башыннан җирлегебездә 45 гаилә төзелгән. Июль аенда 4 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Иң күп тантана 18 августта көтелә. Бу көнне берьюлы 6 пар никахларын теркәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! гаилә "Мизгел" яшьләр үзәге"