Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Данлы Дусай" китабы дөнья күрде
“Данлы Дусай” – шул исемдә якташыбыз, Дусай авылы кияве Мөҗәһит Әхмәтҗановның чираттагы китабы дөнья күрде.
Бик күпләрнең өлеше кергән бу олы хезмәт Дусай авылы тарихын чагылдыра. Китапта тарихи фотосурәтләр, кайбер нәсел шәҗәрәләре, күренекле шәхесләрнең тормыш юллары, иҗатлары урын алган. “Данлы Дусай” китабы 500 данә басылган. Аны “Мөслим икмәге” кибетләреннән сатып алырга мөмкин. “Китапны сатудан кергән акча Дусай мәчетен төзеп бетерү өчен тотылачак”, – диләр Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев