Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин Мәскәү – Казан трассасын Россия Федерациясендә иң масштаблы юл проекты дип атады

Ул искә төшергәнчә, «Европа — Көнбатыш Кытай» трассасы Россия, Казахстан һәм КХР уртак проекты булып тора.

«Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара проекты кысаларында Мәскәү — Түбән Новгород — Казан юлын төзү якындагы елларда илнең төп транспорт проекты булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Алабугада узган эшлекле киңәшмә барышында белдерде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

"Якындагы киләчәккә 3-4 ел эчендә бу Россиядә иң масштаблы юл проекты. Ул бөтен Евразия киңлеге өчен аерым әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте Мишустин.

Ул искә төшергәнчә, «Европа — Көнбатыш Кытай» трассасы Россия, Казахстан һәм КХР уртак проекты булып тора.

"8,5 мең километр юлның 2 меңнән артыгы Безнең ил территориясе буенча узачак", - дип ассызыклады Россия Министрлар Кабинеты башлыгы.

Моннан тыш, Мәскәүдән Казанга кадәр трасса участогын булдыру коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу кысаларында тагын бер мөһим чара булып тора.

"Автотрасса Россиянең сигез эре агломерациясенең дүртесе арасында туктаусыз тиз йөрешле автомобиль юлын тәэмин итәчәк. Проект төбәкләргә тизләтелгән үсешкә этәргеч бирә.

Бу территорияләрдә эчке региональ продуктның суммар үсеше 2050 елга 500 млрд. сум тәшкил итәчәк", - дип хәбәр итте Михаил Мишустин.

Проект кысаларында төзелеш эшләре 30 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка килүгә китерәчәк, тагын 130 мең урын автомобиль төзелеше, нефть химиясе, электроника, транспорт, логистика һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә барлыкка киләчәк, дип өстәде ул. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/10-07-2020/mishustin-v-elabuge-otkryl-soveschanie-po-sozdaniyu-trassy-evropa-zapadnyy-kitay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев