Миләүшәләр
“Кызым туса, Миләүшә исемен кушам”, – дип хыялланды ул. Ләкин кыз да тумады, малай да...
Асия, иртән тору белән, тәрәзә пәрдәләрен күтәрде дә яраткан гөлләре – миләүшәләре янына килде. Миләүшәләр кояшның туры нурларын яратмыйлар, шуңа ул аларны бүлмә уртасындагы өстәлдә үстерә. Яктылыкка каратып, әйләндереп торганны, суны яфракларына тигезмичә, чамалап кына сипкәнне ярата алар. Тәрбияләп торсаң, ел әйләнәсе матур чәчәкләре белән сөендерәләр.
Асия кадер-хөрмәт күрмәде. Гомер буена юк җан булып яшәде. Башта әтисе алып кайткан үги әнисе көн күрсәтмәде, аннан димләп биргән ире мәсхәрәләде. Хәзер менә берсе дә юк, ә шулай да күңелдә – сагыш. Йөрәк читендәге бер ярадан әле дә кан саркый. “Кызым туса, Миләүшә исемен кушам”, – дип хыяллланды ул. Ләкин кыз да тумады, малай да... Беренче мәхәббәте Рәшиткә кияүгә чыга алмады шул Асия. Яшьлек хыялларына, матур киләчәгенең тамырына балта белән чаптылар.
Әнкәсе исән вакытта ул бик бәхетле иде. Өстенә кияргә күлмәге, авыз тутырып ашарга ризыгы бар иде. Әнисе Кәримә бик ярата иде кызчыгын. Әтисе Фазыл да үз вакытында: “Кызчыгым- йолдызчыгым!” – дип кенә торды. Эштән кайтканда да, “куян күчтәнәче” дип, ни дә булса алып кайта иде. Матур иде тормышлары, йортлары да зур, яңа иде. Бәхет касәләре дә тулы иде. Ни хәл итәсең, ташып түгелде аларның бәхете.
... Ирдән-иргә йөрүче Хәдичә бер көнне Фазылны үз кармагына эләктерде. Кичләрен соңарган, вакыт-вакыт төн кунарга да кайтмаган Фазыл көннән- көн явызланды, әшәкеләнде. Асия белән Кәримәгә сәбәпсезгә кычкырудан, рәнҗетүдән, хәтта сугып җибәрүдән дә тартынмады. Йорттагы бөтен эш Кәримә белән Асиягә калды.
Көн артыннан көн үтте. Бер көнне печән төшерергә сәндерәгә менгән әнисе, егылып төшеп, мәңгелеккә күзләрен йомды. Кызга көннәр төн булып күренде. Бер юатыр кешесе калмады.
Әтисенең кызында бөтенләй гаме булмады. Әнисе үлеп, атна да тормады, әти кеше яңа өйләренә Хәдичәне ияртеп кайтты. Ә Хәдичәгә шул гына кирәк: көнендә үк “яңа законнар” чыгарды. Иң элек тәрәзә төбендәге миләүшәләрне урамга чыгарып ташлады. Имеш, гөлләр яратмый. Стенадагы гаилә фотолары берәм-берәм мунча миченә керде. Әнисенең матур күлмәкләре Хәдичәгә күчте. Үги ана Асияне дә урамга куып чыгарыр иде дә, әткәсендә кызына карата хис калган икән әле: “Кызга тимисең!” – диде. Тигән дә булырлар иде, әнисе, әллә үләсен сизенгән, өйне Асия исеменә яздырган. (Асия аны соңыннан гына белде.) Кызның 18 яше тулганын зарыгып көттеләр, Хәдичә: “Унсигезе тулса, ичмасам...”, – дип еш кабатлады.
Асиянең иң бәхетле минутлары мәктәп белә бәйле иде. Мәктәп аңа тынычлык бирүче бердәнбер урын булды. Җитмәсә “Асиякәй” дип торучы Рәшит тә бар.
Рәшит – күрше урам малае. Әнисе – укытучы, әтисе – шофер. Алар авылга Асия бишенче класста укыганда күченеп килделәр. Асия, беренче тапкыр Рәшитне күргәч, әллә нинди хисләр кичерде. Бу халәт егетне күргән саен кабатлана торганга әйләнде. Бераздан Рәшитнең дә Асиягә битараф булмавы ачыкланды. Мөмкинлек туган саен Рәшит Асия янында булырга тырышты. Мәктәпнең “Көзге бал” бәйрәмендә Асияне Көз кызы – Сөмбелә итеп куйдылар. Табигать патшасының Көз кызына таҗ кидерергә тиешлеген белеп алган Рәшит, сүзләре күп булса да, рольне үзенә алды. Рәшит өчен Асия янында озаграк булу мөһим иде.
Асия белән Рәшит арасында дуслык көннән-көн ныгыды, алар аерылмас дусларга әйләнделәр. Мәктәпне тәмамлаганда кыз белән егет бер- берсенә үлеп гашыйк иде. Рәшит, Асиянең өендә ниләр булганын белсә дә, бу хакта кызга сиздермәскә тырышты. Шулай да: “Менә күрерсең, мин сине бик еракка, миләүшәләр үскән якка алып китәм!” – дияргә яратты. Ләкин бу хыял чынга ашмый калды... Унсигезе тулуга кызны, бер адәм актыгына димләп, кияүгә бирделәр. Асия Рәшите белән саубуллаша да алмады.
Ул яшәгән җир читлеккә тиң иде. Асия ни кояшны, ни якты көнне күрә алмады. Киемнәре дә затлы, ризык та мулдан, ләкин хөрмәт һәм ярату хисләре булмады. Ир заты сөяркәләре белән буталды, ә Асия читлек кошы кебек гомер кичерде. Бердәнбер куанычы миләүшәләр булды.
... Асия тагын тәрәзәгә күз салды. Анда якты, кояш балкый. Ул хәзер урамга да чыга, табигатьтәге матурлыкны да күрә ала, күңелендәге бушлык кына җанын телгәли. Хан сарае кебек өйдә чебен дә очмый. Асия моңаеп җыр сузды:
Әнкәм мине тугачтын да
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.
“Мин бәхетсез булганмын икән инде, нигә башкаларны бәхетле итмәскә?!” – дип уйлады Асия. Ул, иренең документлары, акчалары сакланган сейфны ачты да зур сумкага акчалар тутырды. Капка төбендәге машинага чыгып утырды һәм шофер егеткә: “Кояшлы таң урамы, 46нчы йортка илт!” – диде.
Шәһәр читендәге бу бинада балалар йорты урнашкан. Асия балалар йорты җитәкчесенә: “Миләүшә исемле кызлар кирәк миңа”, – диде. Җитәкче башта аптырап калды: “Балалармы, әллә тәрбиячеләрме?” – дип сорады. “Балалар! Миләүшә исемле кызлар кирәк!” – дип кабатлады Асия.
Асияне Миләүшәләр уратып алган. Берәү-икәү генә түгел – унау! Асия бик бәхетле! Аларны яклаучы бар хәзер. Ул – балалар йортында азык-төлек ташучы булып эшләүче Рәшит. Асиянең беренче мәхәббәте, яратканы Рәшит!
Миләүшә Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев