Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мини-футбол буенча ярышлар үтте

Агымдагы елның 13 ноябрь көнендә мәгариф идарәсе 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча Мөслимдәге урта мәктәп һәм гимназия спортзалларында ярыш оештырды. Малайлар арасында команда зачетында беренче урынга Илфат Хафизов һәм Дамир Шәйхетдинов җитәкчелегендәге футболчыларның "Мирас" спорт клубы (гимназия) чыкты. Икенче урында - икенче урта мәктәп командасы (Эльмир Айгелдин), өченчедә -...

Агымдагы елның 13 ноябрь көнендә мәгариф идарәсе 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча Мөслимдәге урта мәктәп һәм гимназия спортзалларында ярыш оештырды. Малайлар арасында команда зачетында беренче урынга Илфат Хафизов һәм Дамир Шәйхетдинов җитәкчелегендәге футболчыларның "Мирас" спорт клубы (гимназия) чыкты. Икенче урында - икенче урта мәктәп командасы (Эльмир Айгелдин), өченчедә - лицей командасы (Ф. Арсланов). Гадәттәгечә, турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Лицейдан Денис Петров иң яхшы капкачы буларак бүләкләнде. Илсур Мөҗипов ("Мирас") - иң яхшы саклаучы, Риназ Хәсәнов (Мөслимнең урта мәктәбе) иң яхшы һөҗүмче буларак билгеләнделәр. Кызлар арасында команда беренчегә Рус - Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (В. Леснов) чыкты. Мөслим урта мәктәбе командасы (И.Миннияров), азга гына калышып, икенче урынны алды. Өченчедә Михайловка урта мәктәбе командасы (Ю. Софьина). Зарина Пученцова (Михайловка) - иң яхшы капкачы, Айсылу Әсәдуллина (мөслим урта мәктәбе)- иң яхшы саклаучы, Анастасия Спиридонова (Рус-Шуган) иң яхшы һөҗүмче буларак бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр, призерлар һәм иң яхшы уенчылар мәгариф идарәсе Кубоклары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүгенге көн чемпионнары районыбыз данын 28-30 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә үтәчәк республика зона ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев