Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Минем гаиләм" фотоконкурсы катнашучылары белән танышабыз

Инде хәбәр иткәнебезчә, Мөслим матбугат үзәге "Минем гаиләм" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Бәйге катнашучылары белән танышабыз.

1нче номер астында Петровлар гаиләсе катнаша. Алар әлеге фото турында менә мондый эчтәлекле аңлатма язып калдырган: "Балалар - тормыштагы иң зур сөенеч. Калганы килә дә китә!". Димәк, Петровлар гаиләсе өчен 1нче номер астында тавыш бирәбез.

Чираттагы конкурсантларыбызның исем-фамилияләре билгесез. Тик алар да фотоларына бик үзенчәлекле язма калдырган: "Мы булки, булки, булки белые, Семья, не говори. Есть и подгорелые, Есть сладкие внутри. Посчитаемся ты да я – Сотня нас, одна семья". Әлеге гаилә өчен 2нче номер астында тавыш бирәбез.

 

3нче номерлы катнаушчыларыбыз - фотосурәттән аңлашылганча, яшь гаилә. Кызганыч, катнаушчылар үзләре турында бер мәгълүмат калдырмаган. 

4нче номерлы катнашучыларыюбыз - Шуганка авылыннан. Абдуллинар гаиләсе фотосурәттә үзләренең иң кадерле, яраткан уллары белән. Әлеге гаилә өчен 4нче номер астында тавыш бирәбез.

5нче номерлы катнашучыларыбыз Мөслимдә яшәүче Гүзәл һәм Илшат Галиевлар. Алар икесе дә бүген район мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Галиевлар өчен 5нче номер астында тавыш бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев