Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем авыл мировой! (+ ФОТОЛАР)

Минемчә, туган авыл – ипигә яккан ак май ул. Авызда эреп бетә дә, тәме гомергә күңел төпкелендә саклана. Әле беркөн Әнисә белән ушыбыз китеп санап утырдык. Бөтен Иске Карамалы-Күбәгенә пенсия яшенә кадәрге нибарысы 21 гаилә яши икән.

«Авыл бетә» дигәнебезне инде саннар да дәлилли. Без моны моннан ике-өч ел элек, шәһәр тибындагы ике катлы ике йорт сүтелеп, 100 дән артык кеше пропискадан төшеп, кайсы кая күченгәч бигрәк тә нык сиздек. Бер Яңа Карамалы кадәр кешең кинәт кенә янәшәдә яшәүдән туктасын әле...

Шулай да сер биргән юк. Өч микроавтобус белән 71 кеше Иске Карамалы авыл җирлеге смотр-концерты белән район мәдәният йортына киттек. Монда инде “Тургай” хатын-кызлар, “Җизнәкәй” ир-егетләр, “Сөмбел” бию, “Моң” уен кораллары, “Чишмә” фольклор ансамбльләре әгъзалары белән шыплап тулды ул автобуслар. Концерт, конкурс шартларына туры китерелеп, эчтәлеге ачылсын дисәң, алда санап үткән бер генә ансамбльне дә төшереп калдырырга ярамый. Әле болардан тыш Яңа Карамалының “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле әбиләре дә бар. Бер урамлы шушы авылда җаны-тәне белән мәдәнияттә эшләгән Филиза Фаррухшинаның ярты штатка калу куркынычы бар. Яңа стандартлар буенча тулы штатка халык саны җитми. Ә Филиза ярты-йорты эшли белми дә. Барыбер элеккечә хезмәт куячак. 
Сәхнәдә Фәнил Вәлиев җырлый. Үзе баянчы, үзе җырчы, үзе артист. Әле мин сабый чаклардан ук аның әнисе – Зөбәрҗәт әби вараксин гармуны белән сәхнәдән төшми иде. Ә балалары оста баянчылар булдылар. Арада музыка укытучысы да бар. Ике егет һәм ике кыз, гаилә ансамбле булып, сәхнә тоткан бик күңелле чаклар иде заманында. Кыскасы, Фәнил абыйсыз смотр концерты була да алмый. 
Әле кайчан гына безнең авыл җирлегенә кергән Покровка авылына мәңгелек һәйкәл булып зираты калды. “Чишмә” фольклор ансамбле, элек-электән безнең Сабантуйда тозлы кыяр, симәнкә саткан Покровканың марҗа түтиләрен искә алып, “Прялица” тамаша-уен башкарды. Ансамбльнең бию төркеме “Чабата”ны да зур осталык белән сәхнәгә менгерде. Күбәк урта мәктәбе коллективы исә пионер тормышын янәдән искә төшерде. Укытучылар – һәр концертның бизәге. Кырык елга якын тарихы булган “Сөмбел” бию коллективына, узган ел үзара салым акчасыннан 100 мең сум бүлеп, яңа киемнәр тектерү бәхете дә тәтеде. Иш янына куш дигәндәй, “Иң яхшы театр коллективына” дип бирелгән 10 мең сум премия дә шунда кереп китте. 
Хәзер тере баянга җырлаучыларны көндез шәм яндырып эзләргә кирәк. Ә бездә алар бар. Илгиз Шабаев, алдан язып үткән Фәнил Вәлиев, Фәридә Ибраһимова сәхнәдә бербөтен булып чыгыш ясадылар. “Харрас чишмәсенә исем кушу” композициясе дә баян белән үрелеп барды. Тәрбиягә алган улы Айдар Шәкүров белән «Гаилә ансамбле» номинациясендә җырлаган Гөлнара Шәяхмәтованың да чыгышы бик матур булды. Яшьләребез исә заманча сиптерде. Айбулат Гәрәев, Илфат Вәлиев, Гүзәл Ялалова, Алсу Нуруллина, Сәрия Маликова яшьләрчә әйтсәк, “просто зажигали”. 
Смотр концерты хөрмәтенә Әлмәндәрне дә терелттек бит, җәмәгать! Авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов, Әлдермешне Иске Карамалы итеп, үзе Әлмәндәр образына керде. Үзара салымга да, чүп акчасына да эләкте чыбыркы... 
Ә менә Мөслим халкына – өчле. Өч автобуска төялеп килгән үзешчәннәребезнең чыгышын (ай буе әзерләгән концертыбызны) ярым буш тамаша залы карады. Билет бәясе – 100 сум. Бу акчага ни алып була соң бүген? Ул акча безгә дә түгел, ә район мәдәният йорты кассасына. Мөслимдә яшәүче авылдашларга да үпкә бар. Без концерт куйган көнне өегездә телевизор кочаклап яттыгызмы? Ә без, Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык катнашучыларга һәм залдагы тамашачыларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Гөлназ Шәмси, 
Иске Карамалы авыл китапханәсе мөдире. 
Фотолар – район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев