Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минеке түгел, безнеке!

Парковкаларга керү, аларда транспорт чараларын куеп тору, шулай ук алардан чыгу тәртибе РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә регламентлаштырыла.

Беркөнне Мөслимгә кайтып килгән идек. Район үзәге нык матур авыл – бөтен җиргә брусчатка җәелгән, ул парклар, төзекләндерелгән урам-биналар! Күпфатирлы йортлар тирәсен дә рәткә китерделәр: алама сарайлар эттереп түгелде, машиналар өчен зур итеп гомуми парковкалар көйләнде. Бик дөрес! Йортлар тирәсендә машиналар өелеп, кешеләргә комачаулап торырга тиеш түгел. 
Пушкин урамындагы, яңа мәчет янындагы күпфатирлы йортлар янында да шундый зур парковка бар, миңа бик ошый. Зур ул, футбол мәйданы кадәрлек, анда буш урыннарга беркайчан да кытлык юк. Бу кайтуда машинамны шул парковкага куйдым. Тимер атымның алдында һәм уң ягында – таш бордюр, сул якта – башка машина. Матур гына кереп утырды, кыскасы, минем машина беркемгә комачауламый. 
Ярар, бераздан эшләр буенча барырга дип парковкага чыксам, берәү машинам артына үзенекен терәп диярлек куйган. Як-ягыма каранам – мине “терәп куйган” машина хуҗасы якында гына түгел микән дим. Беркем дә юк. Ә мин кузгалып китә алмыйм – бордюр һәм янәшәдәге машина өстеннән очып чыга алмыйм бит инде! Мине кысып куйган машинаның сигнализациясенә дә төрткәләп карадым – шулай төрткәләр өчен, хуҗасы өйдә ишетсен өчен махсус җайланма ул. Ләкин машина хуҗасы чыкмады. Көттем-көттем дә 112 хезмәтенә шалтыраттым: “Ярдәм кирәк, машинаны “блокка” куйганнар, чыгып булмый”, – дидем. Унбиш минут эчендә полициянең Мансур Гыйзетдинов исемле участок инспекторы килеп тә җитте. Телефоннан шалтыратып, машина хуҗасын ачыкларга тотынды. Ул арада үзебез дә аның ярдәмендә эзли башларга кирәктер дигән карарга килдек. Карыйбыз – бер подъезддан ниндидер карт чыкты да безгә таба элдерә. Теге машинаның хуҗасы шул икән. Участковый аңа: 
– Абый, машинагызны дөрес куймагансыз, ул башка транспорт чараларына хәрәкәт итәргә комачаулый, – диде. 
Теге карт кычкыра ук башлады: 
– Нишләп дөрес куймаска?! Минем ни гаебем бар! Мин гел шунда куям машинаны, ул, киресенчә, үзе дөрес куймаган – минем урыныма куйган! 
Тавышка башкалар да җыелыша башлады, ни булып бетәр дип, барысы да күзәтә. Карт һаман тынычлана алмый, үзенең гаебен таныйсы килми. Участковый аңлатып-аңлатып карый, гомуми парковкада “синеке”, “минеке” дигән урыннар була алмый, һәркем тигез хокуклы, ди. Ләкин картның үз туксаны туксан: 
– Монда мине бөтен кеше белә! Мин машинамны гел шушы урынга куям, яныма күршем куя, монда бүтән беркем дә куя алмый. Әнә, парковка зур, шунда теләсә-кая куйсын иде!
Сатып алган шәхси урыны диярсең! Шаклар катып карап торам – карт кеше бит инде, акыл кергән булырга тиеш, тәртип, закон дигән нәрсәләр дә бар җәмгыятьтә. Ә бу карт башы белән үз законнарын уйлап чыгара,  участковыйга каршы дәшә. 
– Машинаны күчермим, кайтып салган идем, руль артына утыра алмыйм, – ди бу. 
Ахырдан, ниндидер иптәшен чакыртып, машинасын күчертеп куйды. Ул арада участковый Мансур Гыйзетдинов миннән аңлатма язып алды, машиналар торган урынны фотога төшерде, ә картка икенче көнне полициягә килергә кушты. Ләкин тегесе: 
– Бармыйм беркая да! Нишләп мин участокка барырга тиеш?! Мин гаепле түгел! – дип кенә кычкырды.
Икенче көнне шалтыратып белештем – чынлап та килмәгән. Участковый Гыйзетдинов мине ышандырды: “Кагыйдә бозучыга, һичшиксез, протокол төзелеп, штраф салыначак”, – диде. Ышанып калыйк. Чөнки кайберәүләрне штраф белән генә акылга утыртып була. Участковыйга да аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк дигән сүз. Ник дигәндә, икенче көнне парковкага чыксам – картның машинасы бүтән берәүне “блоклап”, чыкмаслык итеп кысып куйган иде. 
Минем яшүсмер балаларым да карап тора бит инде бу тамашаны. 
– Менә карагыз, – дим аларга, – гомуми әйбергә “бары тик минеке” дип торган бәндәләр белән ничек итеп хокукый дәүләт төзеп булсын?! Шуны белеп торыгыз: кеше карт булса да, әле аңа акыл кергән дигән сүз түгел. Бу – законга, гомуми тәртипләргә төкереп карау дигән сүз. Андый булмагыз!
Тамашаны карап торучылар сүзеннән шул аңлашылды: карт күптәннән шулай кылана икән инде, “үзенең” парковка урынына машиналарын куйган кешеләрне җәзалый – машиналарын кысып, чыкмаслык итеп блокка куя. “Бикләнеп” калган шоферлар машиналарын бордюрга кирпечләр куя-куя, газонны таптый-таптый, көчкә чыгып котылалар ди. Газон таптау, бордюр җимерү – шулай ук халык акчасын юк итү дигән сүз. Шулай да бу холыксыз карт белән берәүнең дә бәйләнешәсе килми икән. Әлеге проблеманы законлы юл белән хәл итүче бер мин булып чыктым. Җыелган кешеләр дә: “Әйбәт булды әле бу!” – диештеләр. Шушындый хәлдә калган башкаларга да законсызлыкны бары тик законлы юл белән хәл итәргә киңәш итәр идем. Гомуми парковкаларны “минеке” дип саташып яшәүчеләрне ничектер акылга утыртырга кирәк бит инде!                                                                                          
Лилия Мирсәетова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев