Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мин спортны сайлыйм!" акциясе узды

Универсал спорт комплексы базасында спорт чаралары дирекциясе һәм «Мизгел» яшьләр үзәге тарафыннан «Мин спортны сайлыйм! " Бөтенроссия акциясе кысаларында спортчарасы узды.

Универсал спорт комплексы базасында спорт чаралары дирекциясе һәм «Мизгел» яшьләр үзәге тарафыннан «Мин спортны сайлыйм! " Бөтенроссия акциясе кысаларында спортчарасы узды. Чарада  Мөслим лоицее, гимназиясе, Г. Тукай исемендәге урта мәктәп укучылары  һәм аграр көллият студентлары җәлеп ителде. Акциядә 500дән артык кешекатнашты. Ярышлар башланыр алдыннан гомуми зарядка оештырылды.  Шулай ук, «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре флэшмоб үткәрделәр. Бер үк вакытта берничә мәйданчыкта җыелма командалар баскетбол, футбол, волейбол, бадминтон, өстәл теннисы һәм армспорт буенча турнирларда көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Аларгы район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Яшьлек» спорткомплексы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев