Милләт сагында
Мари халкының үзенә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Аларны барлау һәм саклауга үзеннән зур өлеш кертүче Миңлемөхәммәт Мәрдиев Мари Бүләр авылында гомер итә. 58 яшьне биреп тә булмый үзенә! Мари халкының шулай яшь калуының сере хәрәкәттә генә түгел икән.
– Борынгы йолаларны саклап яшәүдән, табына торган урыннарыбызның табигатьтә булуыннан күрәм мин яшь калуны. Бездә йолаларны бөтен шартына туры китереп үтәргә дигән язылмаган канун бар. Халкыбызның табигать белән гармониядә булуы да файда бирәдер дип уйлыйм, – ди Миңлемөхәммәт абый.Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Әтисе белән әнисенең мари бәйрәмнәренә ничек әзерләнүләрен, зурлап үткәрүләрен кечкенәдән күреп үсә.– Беренче сыйныфта укыганда бик каты гына чирләгәнем хәтердә. 4 көн аңсыз ятканмын. Әбекәем Сәхибә, үләннәр эчертеп, мине аякка бастырган. Шифалы үләннәр үлгән кешене дә терелтергә сәләтле. Аларны белеп, тиешле микъдарда кулланырга гына кирәк, – ди Миңлемөхәммәт Мәрдиев.– Бәйрәмнәр күп мари халкында. Хәзер ныклап Питрауга әзерләнәбез. Бу чара 13 октябрь көнне Усаклык юлы өстендәге наратлыкта, Күсото дигән җирдә үтәчәк. Яңа икмәк, яңа уңыштан табын әзерләнә. Тәкә чалынып, аның итеннән аш пешерелә. Барыбыз да җыелып, ил-көннәргә иминлек теләп, табын артында утырабыз. Яңгыр астында да үткәргәнебез бар. Яңгыр комачауламасын өчен Кумалтыш юмынйула йоласын башкарабыз. Яңгыр, болыт куган чаклар аз булмады, – ди Миңлемөхәммәт абый.Мари халкының бәйрәмнәре шактый. Ике атнага бер була торганнары да бар икән. Көн алышынганда, яңа көн туганда да бәйрәм уздыру традициясе яши. Нардуган, Май чабу, милли герой көне, теләк көне һәм башкалар. Бу бәйрәмнәрнең барысын да оештыру, үткәрү эшләре М. Мәрдиевка йөкләнгән. 21 ел дәвамында, бәйрәмнәрнең бөтен нечкәлекләрен белеп, һәр чараны зур төгәллек һәм тәртип белән алып бара ул. Мари халкының республика карты, мари милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Олег Третьяков белән даими элемтәдә тора. Милли бәйрәмнәрне үткәрүдә аннан киңәшләр ала. Атеизм чәчәк аткан чорда да бәйрәмнәр, милли гореф-гадәтләр чикләнми мари халкында. – Йолаларны саклауда бер генә кеше эшли алмый, әлбәттә. Бәхтегәрәй Бәхтиев минем остазым булды. Бик хөрмәтле кеше, мактаулы укытучы иде. Мари халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен аннан да төгәлрәк белүче булды микән? Йола-бәйрәмнәребезне барлау һәм саклауда заманында мәктәп директоры булып эшләгән Тимерхан Арсланов, Әнисә Изибаева, музей директоры Надежда Изибаева, бригадирлар Миңлемөхәммәт Ямилов, Булат Миңлегәрәевнең дә өлеше бар. Бүген исә укытучылар Эльмира Нуриева, Роза Яграшева, авылдашларым Василий Арсланов, Тимеркәй Нуриев, Морзабай Исанаев, туганым Зинаида Мухдинага таянып эшлим. Без, гореф-гадәтләребезне күз карасыдай саклыйбыз. Мари халкы кайда гына яшәсә дә, бәйрәмнәр турында онытмый. Мөслимдә яшәүче Алексей Асылгәрәев, Валерьян һәм Илья Питрәевлар, Роберт Миңлекәев тә бәйрәмнәрне үткәрүдә гел ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр, – ди райондашыбыз. Мари Бүләр авылыннан көньякка таба биш чакрым ераклыкта Сталино авылы булган. Бүген авыл урынында басу гына калган. Халык телендә “Сталин басуы” дип йөртелә ул. Бу урында мариларның табыну урыны булган. Бүгенге көндә Миңлемөхәммәт абый авыл белән элеккеге зиратны аерып тору өчен баганалар юнәтү эше белән мәшгуль. – Табигатьтә нәрсә бар – чәчәкме ул, үләнме, яфракмы – без шуңа табынабыз. Агачка да эндәшәбез. Табына торган җиргә кергәндә үк магнит кырын сизәбез. Үзебездә ниндидер көч тоеп, җиңеләеп китәбез. Мари Бүләр белән Яңа Сәет авылы арасында бер тау бар. Анда торналар да еш төшә. Көннәр кисәк кенә җылытырга яисә салкынайтырга торганда, анда кошлар җыела. Челләдә дә ул урында пар күтәрелгән вакытлар була. Безнең табыну урыны илаһи көчкә ия дияр идем. Бу урында нарат агачы үсә. Кешеләр шул агачка киемнәрен бәйлиләр. Аягы авырткан кеше – оекбашын, башы сызлаган кеше яулыгын бәйли. Тиешле йолаларны үтәгәннән соң, бик күпләр үзләрендә җиңеллек тоя. Теләк теләп, авыруны чигенергә мәҗбүр итәбез. Табынуга да әзерлек сорала. Бу чарага укый торган кешеләр, мунча кереп, ап-ак киемнән бара, – ди Миңлемөхәммәт Мәрдиев.Әнә шундый үзләренә генә хас йолалары, үзенчәлекле бәйрәмнәре бар мариларның. Рәсемдә: “Семык” бәйрәмендә җилне туктату. кояш сорау йоласы.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев