Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милләт җанлы балалар тәрбиялибез

Туган телебезне, тарихыбызны өйрәтү, яшь буында милли үзаң формалаштыру – милли мәгариф алдында торган әһәмиятле бурычларның берничәсе.

Мөслим районында 19500 кеше яши, шуларның 90 про­центы (17500 кеше) – та­тарлар, 1170 кеше – рус милләтеннән һәм 390 кеше – марилар. Моннан тыш әрмән, азәрбәйҗан, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре дә бар.

Районда ун мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шул исәптән ун төп һәм ике урта мәктәп базасында 15 мәктәпкәчә төркем эшли. 51 мәктәпкәчә төркемдә 874 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирү белән чолганыш 68 про­центны тәшкил итә. Мәктәп алды төркемнәре белән чолга­ныш – 100 процент. Туган (та­тар) телдә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү 96 процентны тәшкил итә.

Татар телендә белем бирүче унөч мәктәптә һәм алты фили­алда 571 бала белем ала. Татар балаларын туган телдә укыту 28,30 процент (республикада – 24,18 процент) тәшкил итә. Та­тар телендә белем һәм тәрбия алу исә – 93,85 процент (респу­бликада – 46,66 процент). Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сый­ныфларда белем һәм тәрбия бирү мари телендә алып барыла.

Узган уку елында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ике беренче сыйныфта татар телендә укытуны башлап җибәрде. Быел мәктәпнең ике татар сыйныфына 44 укучы кил­де. Татар теле һәм әдәбиятын туган тел буларак укыту 2018- 2019 уку елыннан яна юнәлеш алды. Беренче, бишенче һәм унынчы сыйныфларга бару­чы укучыларның ата-анала­ры гаризада балаларының “туган тел” предметы кыса­ларында нинди тел сайлау­ларын күрсәтә. Районыбыз­да 99,13 процент укучы туган тел дип – татар телен, 0,87 про­цент мари телен сайлады. Татар телен укыту, балаларның тел­не ни дәрәҗәдә белүен исәпкә алып, өч юнәлештә алып бары­ла: татар мәктәпләрендә татар телен укыту, рус мәктәпләрдә татар төркемнәрендә укыту, рус мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту.

Соңгы биш елда районда та­тар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын күтәрүгә аеруча зур игътибар бирелә. Сәләтле ба­лалар белән максатчан эшләү әлеге укучыларның фән олим­пиадаларында ирешкән уңышларында да ачык чагыла. 2015 елда татар, мари телләре һәм әдәбиятыннан республи­када ике җиңүче, алты призлы урын булса, быелгы уку елында Мөслим егет-кызлары 15 при­злы урын алды. VII Халыкара олимпиадада безнекеләр ике призлы урын яулады.

2019-2020 уку елында татар теленнән бердәм республика имтиханын җиде муниципаль районнан нибары 10 укучы сай­лап алды. Республикада иң юга­ры 86 баллны (республика буен­ча уртача балл – 79,83) Мөслим лицее укучысы Алсу Харисова җыйды.

Ел дәвамында “Китап кор­ты” проекты буенча Түбән Та­бын, Тат.Шуран, Салауз-Му­хан, Яңа Усы төп гомуми бе­лем бирү мәктәпләре базасын­да Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигъ­рияте, Мәдинә Маликованың “Арыш т әме ”, Айг өл Әхмәтгалиеваның “Хәния” әсәрләре буенча китап укучы­лар конференцияләре узды­рылды. Шулай ук ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Аулак өй” проекты эшләде. Ул районның барлык мәктәпләрендә булып, халкыбызның матур гореф- гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, яңарту форматында узды.

Педагогик кадрларның өзлексез иҗади үсешен тәэмин итү, квалификациясен күтәрү – татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, милли мәгарифне үсешкә илтүче төп факторларның берсе. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укы­тучысы” Россиякүләм конкур­сында укытучыларыбыз өч ел рәттән призлы урыннар ала һәм төрле номинацияләрдә җиңүгә ирешә. Быелгы уку елында Тат. Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева “Күңелем игелектә” но­минациясе җиңүчесе булды.

“Җәлил укулары” III халы­кара әдәби бәйгесендә Мөслим лицее укучысы Элина Гәрәева III дәрәҗә диплом алды.

ТР Мәгариф һәм фән минис­трлыгы уздырган “Иң яхшы би­лингваль балалар бакчасы” ре­спублика бәйгесендә районы­быз бакчалары соңгы биш елда даими – җиңүчеләр рәтендә. Быел Мөслимнең “Кояшкай” ба­лалар бакчасы конкурс рейтин­гында беренче урынга чыкты. “ТР муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында ту­ган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәсе”, “Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы балалар бакчасы” республика конкур­сында Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе, район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасы җиңүче булды.

Районда тәрбия эше “Без – мөслимлеләр!” муници­паль программасы кысала­рында дүрт юнәлештә алып барыла. “Әхлаклы Мөслим” юнәлешендә һәр белем бирү учреждениесендә “Тормыш дәресләре”, “Әхлак дәресләре”, Рушат дәресләре уза. “Яшел Мөслим” юнәлешендә “Агач утырту”, “Мәктәп урманчы­лыгы”, “Һәр сыерчыкның – үз оясы” акцияләре оештырыла. “Сәламәт Мөслим” юнәлешендә “Кэс баскет”, “Президент ярыш­лары”, мәктәпкүләм волейбол, баскетбол лигалары үткәрелә. “Чиста Мөслим” юнәлешендә балалар чисталык, көндәлек әйберләргә икенче тормыш бирү буенча акцияләрне гамәлгә ашыралар.

“Әхлак һәм рухи үсеш” му­ниципаль программасы кыса­ларында мәктәпләрдә 11 про­ект эшли: “Мин дөньяны та­нып беләм”, “Театр һәм без”, “Китап корты”, “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”, “Ми­нем нәсел”, “Мин – волонтер”, “Мәктәп һәм гаилә”, “Булачак эшмәкәр”, “Уңышлы укучы”, “Ли­дерлык мәктәбе”, “Мөслим – ми­нем өчен, мин – Мөслим өчен”.

Иҗади фестивальләрдә, фән бәйгеләрендә, проект­ларда җиңгән укучылар ел саен “Мөслим йолдызлары” фестивалендә хөрмәтләнә. Уку алдынгылары “Отличниклар парады”нда билгеләп үтелә. Чыгарылыш кичәләре “Кояш­лы Ык” ял зонасында үтә. Уку­чылар бу көнне махсус аллеяда агачлар утырта.

Бүгенге глобальләштерү чорында яшь буынны мил­ли рухта тәрбияләү, чын та­тар кешесе итеп үстерү аеру­ча мөһим. Бу өлкәдә әлегәчә хәл ителмәгән проблемалар да юк түгел. Мәктәпкәчә бе­лем бирү оешмалары мәгариф системасының беренче баскы­чы буларак бик әһәмиятле урын­да тора. Бу яшьтә баланың ана телендә фикер йөртә белүенә нигез салына. Нигез нык бул­ганда гына сабый мәктәптә ана телендә белем һәм тәрбия бирүне каршылыксыз кабул итә. Район үзәгендә эшләүче балалар бакчаларының барысында да тәрбия эше татар телендә алып барыла, чөнки бала ана теле аша гына тормышны бөтен матур­лыгы белән кабул итә, дөрес бәя бирә һәм фикерли ала. Район мәктәпләре алдында торган иң зур бурычларның берсе – ике дәүләт телен дә камил белгән, төрле өлкәләрдә иркен фикер йөртерлек, илебезнең интел­лектуаль һәм икътисади байлы­гын үстерерлек, көндәшлеккә сәләтле күпкырлы шәхес тәрбияләү.

Нурания Шәймәрданова, район мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев