Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миллионнан артык кулланучы яңартам дип ялган WhatsAppтан файдаланган

Фальш WhatsApp Google Play сервисында Update WhatsApp Messenger исеме белән булган, шунлыктан аны күбесе яңарту өчен дип кабул иткән.

("Татар-информ"). Миллионнан артык кулланучы ялган WhatsApp файдаланып, кибермошенниклар корбаны булган. Бу хакта "Известия" җиткерә.

Фальш WhatsApp Google Play сервисында Update WhatsApp Messenger исеме белән булган, шунлыктан аны күбесе яңарту өчен дип кабул иткән. Шулай да вирус гаджет хуҗаларына җитди зыян салмаган: ул бары тулы экранлы реклама биргән, пароль һәм карталардан акча урларга тырышмаган. Күпсанлы шикаятьләрдән соң ул Google Playдан алынган.

Алдан, 3 ноябрьдә мессенджерның вэб-версиясе эшләми башлады, дип хәбәр ителгән иде. Билгеле булганча, кушымта Россиядә генә түгел, Литва, Латвия, Украина, Германия, АКШ һәм башка илләрдә дә эшләмәгән. Кулланучылар шалтырата һәм хәбәрләр җибәрә алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев