Милли йолалар. Чумбылат
24 июнь көнне мари князе Чумбылатка олы ялыну үтә. Традицион мари динендә әлеге баһадир изгеләштерелгән.
Чумбылат – сугышчы-князь, ХI гасыр ахырында таркалган мари халкын үз кулы астына җыя һәм шәһәрләр төзергә боера. Чумбылатны төньяк мари патшасы дип тә саныйлар. Ул яшәгән чорда гыйбадәт кылу, корбан китерү тәртипләре булдырыла һәм алар гасырлар дәвамында үзгәрешсез кала.
Вафатыннан соң князьне Немде елгасы ярында җирлиләр. Каберенә сугыш кирәк-яраклары куялар, чаңгысын һәм атын да күмәләр. Бу урын хәзер дә Чумбылат исемен йөртә. Мари халкы аны изге урын дип саный.
Риваять буенча, киткәндә Чумбылат мариларны дошманнардан сакларга вәгъдә иткән. Тау янына килеп, йоклаган князьне уятырга кирәк һәм ул, һичшиксез, таудан чыгып, милләттәшләренә ярдәм итәчәк. Баһадир бик күп еллар халкын саклап килгән, әмма бер очраклылык моңа киртә куя. Малайлар өлкәннәрнең Чумбылатны чакыруын карап торалар һәм сугышлы уйнаганда баһадирны чакыралар, ә үзләре качалар. Чумбылат, атка атланып, таудан чыга һәм, дошман күренмәгәч, яңадан кереп китә. Балаларга бу уен бик ошый. Алар Чумбылатны берничә тапкыр чакыралар. Юкка үзен борчыганнары өчен Чумбылатның мариларга ачуы чыга һәм ничек кенә ялварсалар да ул чыкмый башлый.
ХIII-ХIV гасырларда Чумбылатны олылау, аллалаштыру традиөиясе ныгый. 1830 елда этник ышанулар белән көрәш көчәйгән чорда митрополит Филарет боерыгы буенча изге тауны шартлаталар, мариларны көчләп бу җирләрдән күчерәләр. Әмма мари халкының иманын сындыра алмыйлар: алар изге тау янында яшерен генә ялваруларын дәвам итәләр.
1993 елда “Мари ушем” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән алтарь торгызыла һәм ялварулар яңартыла.
Чумбылатның вафатыннан соң 900 еллап үтсә дә, һаман да җәй башында марилар тау янына килә. Алар төпрле бүләкләр (кием, корбан ризыгы) алып килә, шәмнәр яндыра, һәм һәрберсе Чумбылаттан ярдәм сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев